Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 декабрь 2021, 13:21

Башкорт теле атналыгы

Күп чаралар узуы көтелә.

О.Яровиков
Фото:О.Яровиков

7 декабрьдә Башкорт теле атналыгы башланды. Башкорт теле көненә һәм Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар “Җиде адым” исеме астында оештырыла.

Башкортстан Башлыгы указына ярашлы, Башкорт теле көне 14 декабрьдә билгеләнә. Атналык    башкорт  теле, кыйммәтләре, сафлыгы, аны туган тел буларак өйрәнергә кирәклегенә багышлана.

Республиканың Миякә районында Мифтахетдин Акмулла  исемендәге премияне тапшыру тантанасы  үтәчәк. 14 декабрьдә М.Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу, башкорт мәгърифәтчесе стипендиатларына дипломнар тапшыру тантанасы, белем алучылар өчен башкорт теленнән онлайн-дәрес, башкорт милли костюмы осталарының халыкара “Тамга”  конкурсы узуы, “Башкорт теле – яңа караш” башкорт телен популярлаштыру һәм үстерү буенча проектлар презентациясе, “Ритайым” яшьләр чарасы, республиканың барлык муниципалитетларында  башкорт теле кичәләре үтүе көтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: