+24 °С
Ачык
Радий Хәбиров аңа биреләсе исемне дә әйтте.
Уфада яңа, республика математика лицей-интернатын төзү планлаштырыла. Ул математика, информатика һәм физика буенча сәләтле укучыларны үзендә туплаячак. Алар җентекле сынау узган 6-11нче сыйныф укучылары булачак.
Укытучыларның да иң-иңнәрен генә сайлап алачаклар. Әлегә лицей-интернатның укыту концепциясе төзелә. Заманча архитектура ысулларын һәм уку-укыту өчен уңайлы шартларны билгеләү буенча проект эшләре актив рәвештә алып барыла.
Радий Хәбиров яңа лицейга Бәшир Рамиев исемен бирергә тәкъдим итте.