Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
30 ноябрь 2021, 09:43

“Мәктәпкәчә тәрбия” имтиханы

Курс 144 сәгатькә исәпләнгән.

education.bashkortostan.ru
Фото:education.bashkortostan.ru

Нефтекама педагогия көллиятендә  “Мәктәпкәчә тәрбия” дисциплинасыннан демонстрацион имтихан үтте. Әлеге имтихан “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында укыту процессын оештыру технологиясе” (Worldskills стандартларын исәпкә алып) программасы буенча белем арттыру курсының ахыргы этабы булып тора. Ул 144 сәгатькә исәпләнгән.  Педагогны 50 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялындагы әниләр тыңлады. 13 кешенең барысы да  биремнәрне үтәп чыкты. Алар компетенцияләр паспортына ия булачак.

“Тыңлаучыларыбыз җаваплы һәм эшсөяр булды. Нәни балалар үстерүче әниләр күп булуына карамастан, алар имтиханны яхшы тапшырды”, – ди мәйданчыкның төп эксперты Ольга Гербелева.

Нефтекама педагогия көллиятендә  әлеге дисциплина буенча курслар Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырыла.

Чыганак: education.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: