

Соңгы өч елда Башкортстанда 11 548 укучыга исәпләнгән 31 мәктәп төзедек. Балалар бакчалары - 46. Аларда балаларыбыз өчен 7 953 урын каралган. Тагын да уку һәм мәктәпкәчә уку йортларын төзекләндерәбез һәм капиталь ремонтлар үткәрәбез – бу өстәмә рәвештә мәктәпләрдә 2 667, балалар бакчаларында 2842 урын дигән сүз.
Тиздщн Нефтекамадагы мәктәпләрнең берсен төзеп бетерәбез. Ул бу шәһәрдә иң зурысы, 1225 урынга исәпләнгән. Төзелеш әзерлеге 96% тәшкил итә. Мәктәп проекты заманча, уңайлы - ике спорт залы, тулы циклдагы азык-төлек блогы, иркен кабинетлар һәм киң коридорлар. Ярый әле сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларның мәктәптә ничек хис итәчәкләре шунда ук исәпкә алына. Пандуслар, керү-чыгу урыннары, тотынып менә торган “порученьнар - барысы да каралган.
Яңа мәктәп укучыларны 2022 елның беренче кварталында ук кабул итәчәк. Ул Нефтекаманың динамик үсешле микрорайонында урнашкан, анда балалары булган күп яшь гаиләләр яши. Шуңа күрә мондый объект бик урынлы булачак.
Мәктәпләрне республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында да төзибез. Кырмыскалы районының Прибельский авылында мәктәп буенча мәсьәләне ябабыз, ваемсыз подрядчыдан соң хәлләрне төзәтәбез. Эшләрне Уфа районы Миловка авылында дәвам итәбез. Шулай ук Учалы, Хәйбула, Дуван, Баймак районнарында, Уфада мәктәпләр төзибез. Белореттагы мәктәпне реконструкцияләүгә керештек. Яңа балалар бакчалары төзү дә планлаштырылган.