Мәгариф, мәгърифәт
26 ноябрь 2021, 09:21

Укучыларга нинди азык ашаталар?

"Аптырарлык", – дип ризасызлыгын белдерде хөкүмәт рәисе.

glagol.pressglagol.press
glagol.press

Кеше ашаган ризыгыннан гайбарәт, дигән бер акыл иясе. Ярты көнен диярлек мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге ашханәдә ничек туклануга нык бәйле.

Әмма, ни кызганыч, без әледән-әле теге яки бу мәктәп ашкаханәсендә кимчелекләр булуы турында ишетеп торабыз. Соңгыларның берсе – Башкортстанда куллану срогы чыккан азык-төлекнең ашханә өстәлләренә килеп эләгү очраклары ачыкланган. Бу хакта агымдагы атнада хөкүмәт утырышында республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, гомумән алганда, мәктәп туклануын оештыру шартлары яхшырган. Ата-аналар меню һәм туклануны оештыруны көн саен күзәтеп бара алсын өчен мәгълүмат системасы да булдырылган.

“Ләкин балалар өстәленә куллану срогы чыккан продуктларның килеп эләгү фактлары ачыкланды. Аптырарлык, – дип ризасызлыгын белдерде хөкүмәт рәисе. – Әлбәттә, моңа юл куярга ярамый. Чөнки ул балаларның сәламәтлеге какшауга яки чирләргә китерергә мөмкин”.

Хилафлыкларның кайсы мәктәпләрдә теркәлүе турында әлегә кычкырып әйтмәделәр. Бу сүзләр бар ашханәләргә дә кисәтү булсын дигәннәрдер.

“Минем карашка, монда муниципалитет башлыкларыннан башлап мәктәп директорларына кадәр катырак контроль таләп ителә. Күпләрдә бу эш аутсорсингка бирелгән. Без аутсорсерларга ярдәм итүнең өстәмә чараларын булдырдык. Мәсәлән, контракт озайлы вакытка төзелсә, алар аренда хакын түләми. Бер сүз белән әйткәндә, аутсорсерлар бу бизнеста үзләрен якланган итеп тойсын һәм финансларын азык-төлек блокларына сала алсын өчен ярдәм кулы сузабыз. Әмма шул ук вакытта төп бурыч – ул азык-төлек сыйфаты. Сыйфатсыз, өстәвенә куллану срогы чыккан продуктлар белән бу бурычны үтәп булмый”, – диде Андрей Назаров.

Кайсыбер продуктларның яраклылык вакыты чыгу ашханәгә килеп җиткәнче үк булган.

“1-4 сыйныф укучылары өчен бушлай җылы ашны оештыруга федераль субсидияләрне үзләштерүнең түбән булуы да күренде. Акчаларны үзләштерүне тәэмин итәргә кирәклегенә тагын бер тапкыр басыйм ясыйм, – диде хөкүмәт җитәкчесе район һәм шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Мәктәп туклануы югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш”.

***

Без үскәндә мәктәп ашханәләрендә төрләндереп ашау бик юк иде. Бер телем ипи, бер тәлинкә аш яки ботка белән бер стакан чәйгә риза идек. Аның каравы, өстәлгә мәктәп бакчасында балалар үзләре үстергән яшелчә-җимешләрдән әзерләнгән ризык куела. Хәзер дөнья үзгәрде. Аутсорсинг дигән нәрсә мәктәпләргә дә килеп керде. Кайсыбер урыннарда аш-суның нинди продуктлардан әзерләнгәнен генә түгел, кемнәр пешергәнен дә белмиләр хәтта. Аутсорсинг системасына күчкән вакытта түрәләр “туклану сыйфаты артачак, менюны Роспотребнадзор үзе раслаячак, директорлар балаларга нәрсә ашатырга икән дип баш ватмаячак, ә белем бирү белән генә шөгыльләнәчәк” дип ышандырды. Ләкин чынбарлык башкачарак килеп чыкты. Тендерда, гадәттә, түбән хак куючы җиңә. Ә аз акча белән нинди югары сыйфатка ирешеп булсын? Ни кызганыч, бүген акча, табыш артыннан куучылар балалар сәламәтлеге турында онытып җибәрә.

Илнең кайсыбер төбәкләрендә моны аңладылар булса кирәк. Мәсәлән, Сахалин өлкәсенең кайсыбер мәктәпләре аутсорсингтан баш тарткан. Пешекчеләрне мәктәпләргә кайтарып, туклануның элекке системасына кайту күренешләре бүтән төбәкләрдә дә бар.

Әйе, мәктәп туклануы системасында бүген проблемалар бихисап. Республикада гына түгел, ил буенча азык-төлек блокларының күбесе 1980нче елларга кадәр төзелгән. Аларның шактые заманча таләпләргә җавап бирми. Ә кирәкле корылма-җиһазларның җитмәве аркасында продуктларны саклау режимы бозылырга мөмкин. Финанслау җитәрлек бүленмәү, продуктларны сатып алуда хәрәмләшүләр, тиешле контроль булмау кебек күренешләр аркасында бүген кайчакта өстәлләргә ашарга яраксыз ризык килеп ята...

Әмма балаларның сәламәтлеге турында сүз барганда бу проблемалар бөтенләй булмаска тиеш түгелмени?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас