

"Төньяк балкышы" кемнәрне берләштерә?
В.И. Альбанов исемендәге полярниклар музеенда 21 ноябрьдә 5-11 сыйныф укучылары өчен "Төньяк балкышы" көндезге һөнәри юнәлештәге мәктәп эшли башлады. Музей "Арктика һәм дөнья океанын өйрәнү" юнәлешендәге "Каникулдагы һөнәри юнәлештәге мәктәпләр" Бөтенрусия проекты мәйданы булып тора.
Анда катнашучыларны бай программа көтә. Укучылар. М.И. Бакиев исемендәге Уфа шәһәре балалар диңгез үзәгендә дә булачак. Осталык мәктәпләре бәйгеләр белән тәмамланачак.
- Һөнәр сайлау - һәр кеше ясый торган катлаулы адым. Мондый чаралар балаларга һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - диде Башкортстан Мәгариф министры А.Хаҗин.
Беренче сменада Советлар Союзы Герое В.Г. Недошвин исемендәге 37 санлы мәктәпнең кадет классы һәм 106 санлы "Содружество" лицее укучылары катнашты.
Каникуляр мәктәп 28 ноябрьгә кадәр эшли. Анда катнашу бушлай.