Мәгариф, мәгърифәт
22 ноябрь 2021, 16:23

Мәктәпләргә искергән азык-төлек китергәннәр

Премьер-министр Андрей Назаров бу хәлне бик сәер күренеш дип атады.

Мәктәпләргә искергән азык-төлек китергәннәрМәктәпләргә искергән азык-төлек китергәннәр
Мәктәпләргә искергән азык-төлек китергәннәр

Республиканың кайбер мәктәпләренә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек китерү очраклары ачыкланган.

“Без мәктәп туклануын оештыру өстендә эшләүне дәвам итәбез. Кызганычка каршы, балалар өстәленә куллану вакыты чыккан азык-төлек эләгү очраклары теркәлде. Бу һич ярамый. Бу нинди дә булса авырулар куркынычын да арттыра. Монда район хакимияте башлыклары һәм мәктәп директорлары контроле таләп ителә", - диде Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Андрей Назаров.
Элегрәк эшлекле киңәшмәдә, республика мәктәпләрендә туклануны оештыру белән шөгыльләнүче аутсорсерлар аренда өчен түләмәячәк, дигән карарга килгән иде.
“Туклану сыйфаты бик югары дәрәҗәдә калырга тиеш. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү өчен федераль акчаларны үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк", - диде Премьер-министр.

Чыганак: Башинформ

Фото Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас