Мәгариф, мәгърифәт
22 ноябрь 2021, 06:40

100 мең сум премия кемнәргә эләгер?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Указга үзгәрешләр кертте. 

100 мең сум премия кемнәргә эләгер?100 мең сум премия кемнәргә эләгер?
100 мең сум премия кемнәргә эләгер?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия  мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга премияләр  бирү турындагы указга үзгәрешләр кертте. 

     Яңа үзгәрешләр бөтенрусия һәм төбәкара дәрәҗәдәге олимпиадалар һәм конкурслар исемлеген киңәйтә. Җиңүчеләр, шулай ук аларны әзерләгән педагоглар бөтенрусия олимпиадасы бәйле очракта  100әр мең сум акча алачак. Призерларга 60 мең сум түлиячәкләр.

    Ә инде Мәгариф министрлыгы исемлегенә кергән олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар 10 һәм 5әр мең сум акча алачак. Башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына  5 һәм 3 мең сум акча биреләчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас