

Русия Фәннәр академиясенең икътисад һәм өзлексез белем күтәрү үзәге тикшеренүләреннән күренүенчә, 10 сыйныфка укырга барырга теләүчеләр күпкә кимегән.
Бүген 9 сыйныфны тәмамлаучыларның яртысыннан күбесе колледж һәм техникумда укуны өстенрәк күрә. Гаиләсендә мәктәп укучысы булган һәр ата-ананы баласының киләчәктә һөнәр сайлау мәсьәләсе борчый. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучылар алдында әлеге сорауның әһәмияте тагын да арта. Белем алуны югары уку йортында дәвам итәргәме яисә урта һөнәри белем бирү йортындамы – һәркем теләгеннән, мөмкинлегеннән чыгып үзе хәл итә. Ата-ана баласына иң яхшыны сайларга тырыша, әлбәттә. Бу аңлашыла да, һәркем улының яки кызының башкаладагы дәрәҗәле университетларда белем алуын тели. Әмма кайвакыт бала укый алырмы дип тә уйларга кирәк. Укып чыкканнан соң эш таба алырмы дигән сорау турында уйлаучы ата-аналар да бик сирәк.Әлеге вакытта хезмәт базары юрист һәм финансист һөнәрләре белән тулы. Бу һөнәрләр буенча югары уку йортын тәмамлаган яшьләрнең яртысы эшкә урнаша алмый.Соңгы елларда кызык бер күренеш күзәтелә башлады. Элегрәк мәктәптә уртачарак укыганнар башта техникум яки училищега укырга керә торган иде. Аны тәмамлап белем һәм бераз тормыш тәҗрибәсе җыйганнан соң күпләре югары уку йортына керде. Хәзер хәлләр бөтенләй башкача тора. Югары уку йортын тәмамлап эшкә урнаша алмый йөргән яшьләр, киресенчә, урта һөнәри белем бирү йортларын сайлый башлаган. Моның сәбәбе – гади-эшче куллар җитешми, аларга ихтыҗ зур. Аннары, аларның хезмәт хакы да югары белемлеләрдән күпкә артык бит хәзер.Эшчеләр җитми, дип әйтү генә дөрес булмас, күбесенчә заманча җиһазларда эшли белүчеләрнең җитмәве сизелә. Проблема шунда:студентлар, бүген инде зур сәнәгать предприятиеләрендә сирәк очраган иске совет станокларында түгел, ә заманча җиһазлар белән эшләргә өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә дә хөкүмәт колледжларның матди-техник базасын яңарту, заманча җиһазлар кайтаруга зур игътибар бирә башлады. Русиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте сайтында бүгенге һәм киләчәктә ил өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге урнаштырылган. Бу исемлек шактый зур һәм ул бар өлкәне колачлый. Исемлекнең башында торган һөнәрләрне китереп үтәсем килә. Бүгенге көндә автомеханик, программист, инженер-электрик, мәгълүматлар базасы администраторы, косметолог, химик анализлар лаборанты, декоратив эшләр остасы, робототехник, табиб, фельдшер, машина төзелеше технологияләре, төзелеш инженеры, кадастр инженеры, нефть чыгару һәм нефть химиясе тармагы һөнәрләрен сайлаучылар саны арткан. Бу һөнәрләрнең күбесен югары уку йортын тәмамламыйча да үзләштереп була. Шушы мөмкинечелек яшьләрне урта һөнәри белем бирү йортларына укырга керергә этәрә дә.Киләсе ун ел эчендә сорау зур булачак һөнәрләр буенча да тикшеренүләр үткәрелгән. Исемлеккә шундый һөнәрләр кергән: шәфкть туташы, статист, кояш батареяләрен урнаштыручы һәм күзәтүче, физиотерапевт, медик-социаль хезмәткәр, медик-социаль өлкәдә менеджер, фельдшер, эпидемиолог, логист, логопед, компьютер программалары эшләүче, генетик, иминият тармагы белгече, психолог. Әлеге һөнәрләрне дә техникум һәм колледжларда алырга мөмкин. Мәгълүмати технологияләр үсеше заманында техникум әзерләгән программист, веб һәм мультимедиа кушымталарын уйлап табучы, мәгълүмати системалар белгече һөнәрен үзләштерү яшьләргә зур мөмкинлекләр ачачак. Күрүегезчә, алдагы елларда медицина өлкәсенә караган һөнәрләр күбрәк кирәгәчәк. Бу аңлашыла да, өлкән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кеше өлкәнәйгән саен аның төрле хроник авырулары да арта бара. Аларны хезмәтләндерер өчен елдан-ел күбрәк медицина һәм социаль ярдәм хезмәткәрләре кирәк булачак. Без барыбыз да ел саен юлларда машина саны артканын күреп торабыз. Машина төзүчеләргә, техник хезмәт күрсәтүчеләргә, автомеханикларга бүген үк зур кытлык сизелә. Алдагы көндә ул тагын да артачак. Бу һөнәрләр дә техникум һәм колледжларда үзләштерелә. Укучыларның 9 сыйныфтан соң китүе моннан 7-8 ел элек үк күзәтелә башлады. Моны берәүләр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кирәклеге белән аңлатты. Икенчеләре югары уку йортларын тәмамлап диплом алучыларның берничә ел эшкә урнаша алмый йөрүе белән бәйләп аңлатты. Чынында, бу ике фикер дә дөрес. Соңгы 2-3 елда 9 сыйныфтан китүчеләр саны 50 проценттан да артып китте. Кайбер әти-әниләр баланы җәфаламыйк, ул барыбер югары уку йортына керә алмый, һөнәр алсын, ди. Техникумны тәмамлагач, ВУЗ га керүе дә җиңелрәк дигән карашта алар.Минемчә, иң дөресе, әгәр бала киләчәген ВУЗ белән бәйләргә теләми икән, аңа урта һөнәри уку йортларына бару яхшырак. Минем кайбер танышларымның балалары югары уку йортының беренче, хәтта икенче курсыннан соң техникум яки колледжга киттеләр. Хәзер яшьләр техникумны югары уку йортына укырга керү өчен трамплин буларак кабул итми. Эш бирүчеләр дә урта һөнәри уку йортын тәмамлаучыларга өстенлек бирә башлады. Һәм бу дөрес тә, чөнки югары уку йорты талиблары күбрәк фундаменталь белем ала. Ачыклабрак әйткәндә, булачак һөнәрне китап һәм лекцияләр ярдәмендә үзләштерә. Ә техникум талиблары беренче курстан ук булачак һөнәре буенча практика үтә башлый, һөнәрен үз күзе һәм куллары ярдәмендә үзләштерә. Укуын тәмамлаганда инде ул өлгергән хезмәткәр булып үсешә. Югары уку йортын бетүчеләр 2-3 ел дәвамында яңадан эшкә өйрәнергә мәҗбүр. Республика яшьләренең колледжларга һәм аерым алганда, эш һөнәрләренә кызыксынуы артканнан-арта. “Әгәр дә элек урта һөнәри белем бирү йортларына конкуренция булмаган булса, узган ел һәм быел эшче һөнәрләр өчен бер урынга 18 дән алып 28 кешегә кадәр конкурс булды. Уфа радиоэлектроника колледжында кайбер белгечлекләр өчен бер урынга конкурс 35 кешегә кадәр җитте. Билгеле югары уку йортлары да мондый конкурс белән мактана алмый”– ди республиканың һөнәри үзәк директоры Кира Галләмова. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ел саен эшләнә торган кадрлар ихтыяҗы фаразы буенча, якын киләчәктә республикада эшче көчләргә сорау артачак һәм 2023 елга өстәмә 92 мең эшче куллар кирәк булачак. Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы буенча елдан-ел югарырак күрсәткечләр таләп итәләр. Бу бик дөрес түгел дип уйлыйм мин. Баланың сәләте укып кына артмый. Белем йортларында һөнәргә әзерләүне арттыру мөһим. Бөтен кешегә дә югары уку йортына керергә димәгән. Безнең илдә кул белән эшләүчеләр югары белемле кешеләрдән күбрәк кирәк. Бу безнең мәгариф системасының дөрес корылмавыннан килә. Европа һәм АКШта бу мәсьәлә башлангыч сыйныфларда ук хәл ителә. Аларның бер төркеме техникумны хәтерләткән мәктәпләргә китә һәм гамәли эшләргә өйрәнә. Бер өлеше – урта мәктәпкә, ә югары уку йортларына керергә ниятләгәннәре гимназия-лицейларга китә. Монда төркемнәргә әти-әниләр теләге белән түгел, баланың сәләте һәм имтихан нәтиҗәсендә бүленәләр. АКШта, мәсәлән, колледж тәмамламый торып югары уку йортына кереп булмый. Бөтен дөньяда, билгеле булуынча, эшкә алучылар квалификацияле, эш тәҗрибәсе булганнарга өстенлек бирә. Югары уку йортында теоретик белем алып, яңа “табадан төшкән” яшьләргә практика җитеп бетми, кайсыберләренең бөтенләй тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә күпчелек илләрдә колледж дипломы югарырак бәяләнә. Ниһаять, безнең илдә дә үзгәреш сизелә башлады. Безнең Башкортстанда да урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсен күтәрү өчен күп кенә эшләр башкарыла. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, бездә 96 урта һөнәри белем бирү йорты эшләп килә. Бу –Русиядәге иң зур күрсәткечләрнең берсе. Аларда 136 белгечлек һәм 80 эшче һөнәр буенча 100 меңгә якын яшьләребез белем ала. Елдан-ел бюджет урыннары да арттырыла килә.“2025 елга Башкортстан колледжларында бюджет урыннары дефициты булырга мөмкин. Алдагы елларга демографик вәзгыятьне исәпкә алып 3 мең бюджет урыны булдырырга кирәк, шул исәптән медицина профилендә – 400 урын. Бу 191 миллион сум күләмендә өстәмә финанслауны таләп итәчәк”, – диде Айбулат Хаҗин.Уфа “Яшь профессионаллар” (Ворлдскилсс) милли чемпионаты финалын үткәрү мәйданы буларак та юкка гына сайлап алынмады. Бу чарага 76 төбәктән 1800 конкурсант һәм 2000 эксперт килде. Башкортстан җыелма командасында 498 кеше – 280 конкурсант һәм 218 эксперт 103 компетенция буенча ярышларда катнашты. Ачылу тантанасы Русия Президенты Владимир Путинның чемпионат финалында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен укып ишеттерүдән башланды. Ил җитәкчесе мондый форумнарның нәтиҗәле үтүен, үз-үзләрен күрсәтү, тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу, дустанә аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирүен ассызыклаган. Чемпионатка стартны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бирде. Төбәк җитәкчесе үз чыгышында: “Халыкара “Ворлдскилсс” хәрәкәте мөһим бурычны хәл итә – һөнәри белемнең дәрәҗәсен, сыйфатын һәм конкурентлыгын арттыра, Башкортстан сәнәгатьнең күп тармаклары үсешенә зур өлеш керткән үз һөнәре осталарын, хезмәтчәннәрне әзерләүнең бай традицияләрен дәвам итә. Безнең өчен мондый күләмле чемпионатны уздыру төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен яхшы мөмкинлекләр тудыра”, диде.Әлеге чараның файдалы яклары моның белән генә бетми әле. Иң мөһиме чемпионат финалын уздыру өчен Федераль акчаларга сатып алынган барлык җиһазлар Башкортстанның уку йортларына җибәрелә. Заманча җиһазлар белән гамәли күнекмәләр үткәргән талибларыбыз уку йорталарыннан тирән белемле һәм зур һөнәри тәҗрибә алып чыгачак. Димәк, урта һөнәри белем йортларына укырга килүче яшьләребез дә артачак. Киләчәккә төп максат та шушы бит.
Фото: Ачык чыганактан