Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 октябрь 2021, 12:07

Республика зур этнографик диктантка кушыла

Син катнашасыңмы?

“Халыклар күп – ил берәү” – шушы лозунг астында алтынчы тапкыр “Зуо этнографик диктант” Халыкара агарту акциясе узачак. Акция бердәм чорда – 3еннән алып 7 ноябрьгә кадәр онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында узачак. Чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла.

Диктант халыкның этнографик грамотасы дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек биреп кенә калмыйча, милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә

 киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәчәк.

Диктантта Русиядә һәм чит илдә яшәүче  һәркем катнаша ала. Аны рус телендә дә, шулай ук өч чит – инглиз, испан һәм кытай –телендә – язарга мөмкин.

Биремнәр 3 ноябрьдә 00.01 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Зур этнографик диктантның рәсми сайтында басылачак.

Чыганак: education.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: