Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
14 октябрь 2021, 12:13

Мишкәдә полилингваль күпфункцияле мәктәп булачак

Полилингваль мәктәп ачу турында Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр.

Мишкәдә полилингваль күпфункцияле мәктәп булачак
Мишкәдә полилингваль күпфункцияле мәктәп булачак

Башкортстан Башлыгы эш сәфәре белән август ахырында Мишкә районына барып кайткач, 2нче санлы урта белем бирү мәктәбе нигезендә полилингваль күпфункцияле мәктәп ачарга кушкан иде.

Билгеле булуынча, Башкортстанда 105 мең мари яши. Бу зурлыгы буенча Русиядәге икенче марилар диаспорасы. Белем бирү системасында мариларга туган телен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. 16 муниципаль районда һәм 2 шәһәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм якшәмбе мәктәпләрендә мари телен өйрәнәләр. Мишкәдә 2023 елда ачылачак яңа полилингваль мәктәп исә мари телен, Башкортстан мариларының мәдәниятен һәм тарихын  тирәнтен өйрәнү өчен алдынгы милли мәктәп булырга тиеш.

Полилингваль мәктәп ачу турында Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Сүз бинага капиталь ремонт эшләү һәм янкорма төзү, заманча уку корылмалары, булачак полингваль мәктәпне кадрлар һәм уку-методик әсбаблар белән тәэмин итү турында барды.

БР мәгариф министры Айбулат Хажин полилингваль мәктәпне әзерләү турында хәбәр итте.

28-30 сентябрьдә Башкортстан делегациясе Марий-Эл республикасына барды. Ике як арасында укучыларның тел хокуклары һәм этономәдәни таләпләре турында, педагоголарның квалификациясен арттыру, мари телен өйрәнүдә фәнни-методик әсбаблар белән ярдәм итү турында килешү төзелде.   

Мишкәдә полилингваль күпфункцияле мәктәп булачак
Мишкәдә полилингваль күпфункцияле мәктәп булачак
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: