Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
14 октябрь 2021, 13:30

Ихласлыгы белән үзенә карата

“Кырык елга якын мәктәптә эшләү дәверемдә укытучы чынлап та иҗатчы булырга тиеш”, - ди Мәсүфә Әюпова.

Ихласлыгы белән үзенә карата
Ихласлыгы белән үзенә карата

Изге вә җаваплы, авыр вә тынгысыз хезмәтләрнең берсе ул – укытучы һөнәре. Киләчәк буынга белем бирүче, шәхес тәрбияләүче буларак һәр кеше тормышында аның роле бәяләп бетергесез. Көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.Мөгаллимә үз белемен башкаларга бирә, мәгърифәт иленә ишек ача, бала күңеленә ачкыч таба. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы, халәте, булмышы...

Укытучы гомере буе укый, өйрәнә. Һәрвакыт эзләнә, үз өстендә эшли, белемен камилләштерә ул. Укучыларының уңышларына ихлас күңелдән сөенә белүче, балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат та ул - укытучы. Борай районының Борай авылындагы өченче урта мәктәптә шундый ихлас күңелле, иҗади җанлы укытучы белән танышу бәхетенә ирештем мин. Мәсүфә Әюпова тәүге караштан ук үзенә җәлеп итте.

Шигырьләрен сөйләп, илаһи шигърият дөньясына алып керсә, балаларның һәркайсына ягымлы эндәшеп, ихлас яратып аралашуы соклану уятты.

Мәсүфә Заһит кызы Борай районы Берләч авылында туып-үскән. Балачактан  иҗатка тартылган. Бүгенге көндә ул - 50дән артык җырлар авторы, өч шәхси китабы бар һәм башка авторлар белән бергәлектә төрле җыентыкларда иҗат җимешләре дөнья күргән. Ютубта үз каналы да бар.  Социаль челтәрләр аша да үз укучыларын табып, алар белән фикер алыша. Мәктәпнең җәмәгать тормышында да актив катнаша.  Ничек барысына да өлгерә икән, дип гаҗәпкә калдыра. Әнә шундый тынгысыз һәм актив кеше ул яңа танышым.

Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаган ул. Бүгенге көндә балалар арасында булуы, мәктәп тормышы белән янып яшәве белән бик тә бәхетле саный үзен. Ул нәкъ үз урынында: укучыларга белем биреп кенә калмый, яшь буынны үзенең иҗади алымнары, тирән мәгънәле шигырьләре, эчтәлекле хикәяләре, тормышчан әкиятләре аша да тәрбияли.Үзенең һәм укучыларының район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаулары, гран-при алулары, иншалар конкурсында призлы урынга ия булулары, санап бетергесез җиңүләре -  күпме тырышлык һәм хезмәт аша яуланган бәһа бу.

 Югары квалификацияле, Башкортстан Республикасы мәгариф алдынгысы билгесенә ия мөгаллимә белән әңгәмәләшү шундый җылы хисләр һәм яхшы тәэссоратлар уятты. Сорауларыма да чын күңелдән җавап бирде.

-Мәсүфә Заһит кызы, сез иҗатчымы яки укытучымы?

-Мин 8 яшьтән шигырьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, әкиятләр, хикәяләр иҗат итәм. Шигырьнең күкләрдә яралганына  күптәннән инде иманым камил.Чөнки соңрак үзең язганны укып үзең шаккатасың. Мин яздыммы икән, дип аптырыйсың.

Үткән гасырның бөек мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдинов укытучыга иҗат белән шөгыльләнүне иң беренче урынга куйган, аның файдасы бәһалап бетергесез икәнлеген ассызыклаган.  Кырык елга якын мәктәптә эшләү дәверемдә шуны аңладым: укытучы чынлап та иҗатчы булырга тиеш. Әгәр укытучы иҗатчы икән,  ул,  һичшиксез,  балалар күңеленә яхшы  орлыклар сала. Дәрес барышында үзем уйлап тапкан әкиятләрне, шигырьләрне укыйм. Үз тормышымны, башымнан кичкәннәрне сөйлим,  балачак хатирәләрем белән уртаклашам.  Атыбызны, этебезне ничек яратуымны искә алып, кичерешләрем белән бүлешәм. Үзең уйлап тапкан әсәрләр балаларга ныграк тәэсир итә, чөнки шигырь аша яхшылыкка, яктылыкка өндисең, тормышны, дөньяны, әнине, гаиләне яратырга чакырасың. Яхшыны исбат итү,  яманны инкар итү - үзе үк тәрбияви чараның иң көчлеседер дип  уйлыйм.

-Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

-3-4 яшьлек чакта ук укытучы буласым килде. Әткәйнең әтисе – картәтием бик зирәк кеше булган, коръәнне яттан белгән. Баскан урында шигырләр чыгаручы, җор телле, бик укымышлы, белемле кеше буларак хәтерлиләр аны. Аңа охшапмы, мин дә яхшы билгеләргә генә укырга омтылдым. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия булдым. Балаларны якын күрүем бар булмышымны биләп алгандыр,  күрәсең. Аларга аң-белем бирәсе килү теләгем көчле иде. Балачактан каләм тибрәткәч, журналист булыргамы, дип тә уйлаган идем. Ләкин  күңелемә якын булганын - укытучы һөнәрен сайларга уйладым. Язмышымны мәгариф тармагы белән бәйләвемә һич үкенмим. Эшемне яратам, балаларны яратам. Арып кайтып китсәм дә, икенче көнне ашкынып, укучыларымны сагынып киләм. Алардан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм.

-Беренче дәресегезне хәтерлисезме?

-Бик яхшы хәтерлим. Бәйрәм көн  - 23 февраль иде. Педагогик практика вакытында дәресемне карарга бик усал методист керде. Әдәбият дәресе иде. Бу көнне дәресләрне кыскартканнар, әмма миңа әйтүче булмады. Теманы тырышып әзерләдем. Дәреснең иң кызган мәлендә тәнәфескә кыңгырау шалтырады. Югалып калмадым, дәресне дәвам итәбез дидем. Үз максастыма ирештем, дәресне яхшы гына тәмамладым. Соңыннан безне үз янына методист чакырып, үз бәяләмәсен бирде. Бик куркып торган идем.  Әмма методистның мактау сүзләре, сез Ходайдан бирелгән укытучы,  дигән сүзләре миңа канат куйды.  Шатлыктан елап җибәрдем. Беренче дәресем, тәүге чирканчыгым шулай булды. Туган авылымда эшләгән чорда төрле фәннәрдән укытырга туры килде. Һәрчак бар күңелемне биреп дәресләр алып барам. Янәшәмдә яхшы кешеләр,  таянырлык коллегаларым барлыгы да хезмәтемне,  сайлаган һөнәремне тагы да ныграк яратырга ярдәм итте.

-Һөнәрегезнең кай ягы ошый һәм кай ягы ошамый?

-Балаларның гадилеге, самимилеге, эчкерсезлеге ошый. Бөтен борчылуларны, кайгыларны оныттыра ала торган сәләтләре күңелемне дәвалый.

Ошамаган якларына килгәндә, хәзерге белем бирүдә кулланылучы китапларның эчтәлекләре борчуга сала. Элеккеге әхлакый темаларга булган хикәяләр юк бит хәзер. Элек кагыйдә һәм  күнегүләр бер-бер артлы була иде. Хәзер алай түгел. Кәгазь эшенең күплеге дә ошап бетми, төрле отчетлар белән белем бирүгә вакыт та калмаска мөмкин. Ә болай, балалар белән эшләү әлеге җитешсез якларны каплата. Бай тәҗрибәгә ия укытучы буларак, яхшылыкка өнди торган әйберләрне күбрәк сөйлим. Китап буенча гына  бармый дәресләрем. Тәҗрибәле укытучыларның шундый шәп алымы бу.

-Бишле яки икеле билгесе куярга яратасызмы?

-Дөресен әйткәндә, укучыга икеле куйган укытучы үзенә дә икеле куя дигән сүз. Бик сирәк булыштыра. Бишле билгесен  ешрак куям, чөнки үз эшеңне бишлегә бәяләү ул. Балага канатлар куярга яратам, аңа стимул да була. Аларның бәхетле күзләрен күрү - үзе зур шатлык.

-Чын укытучы кем ул?

-Үз хыялында йөрткән һөнәрен гомере буе яратып башкарган кеше. Беркайчан да эшеннән туймаган, авырлыкларга бирешмәгән, үзе сайлаган юлдан читкә тайпылмаган, балаларны яраткан, эшенә чын күңелдән бирелгән кеше  чын укытучы була ала. Укытучыны  ясап булмый, укытучы булып туарга кирәк.

Укучыларымның уңышлары күңелемне канатландыра, дәртләндерә. Бер дә юкка язмыйм икән, бер дә юкка белем бермим икән, файдалы эш белән шөгыльләнәм  икән дигән фикер тудыра. Укучыларымның да минем эземнән китеп, мәгариф өлкәсендә эшләүләре шатландыра. Канат үстереп чыгарган кошчыкларымнан әледән-әле рәхмәт сүзләре ишетәм, ата-аналарның ихтирамын тоеп яшим. Шундый рәхәт мизгелләр кичерүе - үзе бер куаныч.

Озын тәнәфестән соң Мәсүфә Заһит кызы ихлас елмаюы, ягымлы тавышы белән һәр укучыны авызына гына каратып, дәресне мавыктыргыч алып баруын дәвам итте. Укучылар да аның һәр сүзен ишетми калмыйм дигәндәй, игътибар белән аңларга тырышып,  тыңлап, утыра. Мөгаллимә моны тоя, күңеле тагы да канатланып, дәресен илһамланып сөйли. Менә ул китабын кулына алды да,  үзе иҗат иткән шигырен укый башлады. Тыңлавы  шундый рәхәт. Ә мин аңа сокланып, шундый укытучылары булган укучылар  нинди бәхетле дип уйлап куйдым.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: