+13 °С
Яңгыр
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында көзге каникулларны күчерү турындагы мәгълүматны кире кактылар. Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә, эпидемиягә бәйле, республика мәктәпләрендә көзге каникуллар вакыты үзгәрә, ул соңрак була дигән мәгълүмат таралды. Министрлык җитәкчелеге әлеге имеш - мимешләрнең чынбарлыкка туры килмәвен белдерде.
Каникуллар календарьдагы уку графигы буенча планлаштырылган һәм чирекләп укучылар өчен 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ