Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 октябрь 2021, 19:16

Башкортстанда һөнәри осталык бәйгесе уза

Һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” VII Милли Чемпионатының сайлап алу этабы бара.

Башкортстанда һөнәри осталык бәйгесе уза
Башкортстанда һөнәри осталык бәйгесе уза

2021 елның 4 октябреннән 17 октябренә кадәр инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән яшь кешеләрнең VII Милли Чемпионатының сайлап алу этабы читтән торып форматта уза. Башкортстан командасы составында Уфа, Салават, Стәрлетамак, Благовешенск шәһәрләренең һөнәри белем бирү оешмалары платформаларында 62 компетенциядә 92 кеше катнаша.

Мәктәп балалары категориясендә Кушнаренко һәм Әлшәй районнарының коррекцион мәктәпләрен һәм урта мәктәпләрен тәкъдим итүче 31 укучы бала катнаша. "Студентлар" категориясендә заманча җитештерү һәм информацион технологияләр, техник иҗат, мәгариф, сәламәтлек саклау, азык-төлек, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә 54 компетенциядә 55 кеше катнашачак. Сәнгать һәм иҗади компетенциядә 6 белгеч сайлап алу ярышларында катнаша. Сайлап алу этабында Республиканың профессиональ мәгариф оешмаларыннан 10 эксперт бәйгеләрдә катнашучыларның эшен бәяләячәк.

Сайлап алу этабын үтүчеләр республика данын 15 - 19 ноябрьдә "Абилимпикс-2021" VII Милли Чемпионатының финалында яклаячаклар, Чемпионатның финалы Мәскәүдә халык  казанышлары күргәзмәсе залларында узачак.

Чыганак:education.bashkortostan.ru 

Фото:education.bashkortostan.ru 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: