Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 октябрь 2021, 20:16

Радий Хәбиров: Яраткан бәйрәмнәрнең берсе

5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне.

Укытучылар көне – Русиядә яшәүче һәркемгә якын һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Педагогларның укучылар өчен эшләгән эшләрнең әһәмиятен бәяләп бетерү гаять кыен, бу бик мөһим һәм катлаулы хезмәт. Бу сүзләрне төбәк җитәкчесе  Радий Хәбиров мәгариф хезмәткәрләрен  бүләкләү һәм  авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучыларга сертификатлар тапшыру тантанасында  әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 600 мең сум күләмендәге грантны Република Башлыгы 2019 елның июлендә  яшь һәм өметле авыл педагогларына ярдәм йөзеннән булдырды. Грантка ике елдан да ким булмаган вакыт эчендә  авыл  (халкы 10 000нән  артмаган) мәктәпләрендә эшләгән 35 яшькә кадәрге укытучылар дәгъва итә ала. 2020 елда грант суммасы 690 мең сумга кадәр арттырылды.

Төбәк җитәкчесе сүзләре буенча, укытучылар мөһим тәрбияви миссия башкара, балаларга белем дөньясына ишекләр ачучы да – укытучы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: