Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 октябрь 2021, 12:03

6 елда – 300 мәктәп

Республикада шулкадәр мәгариф учреждениесе ремонтланачак.

battime.ru
Фото:battime.ru

Мәктәпләрнең комплекслы ремонты гомум белем бирү учреждениеләре биналарының 2022-2026 елларда капиталь ремонты федераль программасы кысаларында планлаштырылган.  Программаны гамәлгә ашыру БР Хөкүмәтендә премьер-министр Андрей Назаров рәислеге астында узган киңәшмәнең төп  темасы булды.

“Республика бу эшне 2020 елда башлады. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән пилот режимында мәктәпләрнең (шул исәпкә азык әзерләү блоклары, спорт залларына  ремонт ясау да, биналар яны территорияләрен төзекләндерү эшләре дә, корылмалар сатып алу да керә)  комплекслы ремонты старт алды”, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Премьер-министр быел 280 мәктәпнең азык әзерләү блоклары корылмалары яңартылуын да хәбәр итте. Әлеге вакытта 25 мәктәптә капиталь ремонт эшләре бара.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: