Бүген, 4 октябрьдә, республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы тимер юл техникумында укуларны туктатырга кушты.
Эш шунда: уку йортында да һәм аның тулай торагында да җылылык юк. Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Алан Марзаев моның сәбәбе җылылык трассаларына зыян килүдә дип аңлатты. Аның сүзләренчә, проблема 8 октябрьгә кадәр хәл ителергә тиеш.
“Айбулат Вәкил улы (мәгариф министры – авт.), урынбасарыгызны җибәрегез. Тулай торакка барып карасын. Әгәр анда тун киеп йөриләр икән, димәк, дәресләрне туктатыгыз һәм балаларны өйләренә кайтарып җибәрегез”, – дип фәрман бирде төбәк җитәкчесе.