Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
1 октябрь 2021, 19:24

Мәктәпләр ник җитми?

РФ Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә өченче сменаны 2024 елга кадәр бетерүне таләп итә.

Мәктәпләр ник җитми?
Мәктәпләр ник җитми?

 Президент сүзләре буенча, өченче сменаны бетерүгә яңа мәткәпләр төзү һәм булган биналарны төзекләндерү нәтиҗәсендә ирешеп була.

“Яңа мәктәпләр төзү һәм булган биналарны капиталь ремонтлау ярдәмендә, ниһаять  мәктәпләрдә өченче сменаны бетереп, укучылар һәм укытучылар өчен уңайлы шартлар тудырырга, 2023 елны 3 мең, ә 2026 елны 7300 мәктәпне ремонтларга кирәк. Әгәр яңарту бүген планлаштырылган темплар белән барса, моңа 10 елдан артык вакыт кирәк булачак. Шуның өчен ел саен әле планлаштырылганнан икеләтә күбрәк мәктәпне яңартырга кирәк. Киләсе өч елга дәүләт бюджетын  төзегәндә мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен өстәмә акча бүлергә. Шәһәр мәктәпләрендә ким дигәндә  секундына 100 Мбит, авылларда 50 Мбит тизлектә Интернетка тоташтыруны тәэмин итәргә”.

Менә шундый күрсәтмә бирде дәүләт башлыгы. Элегрәк ул 2024 елга беренчел сәламәтлек саклау хезмәтен 100 процентка җиткерү, хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту кирәклеген әйтте. Гадиләштереп әйткәндә,  ябылуга дучар булган меңәрләгән фельдшер-акушер пунктларын һәм мәктәпләрне яңадан терегезергә кирәгәчәк. Беркемгә дә сер түгел, мәктәп белән балалар бакчасы һәм ФАП юк икән, димәк, авыл бетүгә юл ала дигән сүз. Урынлы сорау туа. Ничек бу көнгә төштек без һәм кайчан башланды бу мәхшәр? Без моңа бераз байкау ясарга тырышырбыз. Балаларны укытырга кирәк – барысы да моның белән килешә. Әмма кайда укытырга? Күп җирләрдә “уптымизация” дип, аларны ябып куйдылар, ләбаса. Калганнарында балаларга урын җитми башлады. Шуннан килеп чыкты да инде өченче сменада укытулар. Иң авыр сугыш елларында да мәктәпләр ябылмаганын хәтергә төшерсәк, исең китмәле хәлләр булды соңгы 10-15 ел эчендә. Безнең республикада хәлләр алай ук начар булмагач, күпләр бәлки аптырап та куяр. Ягъни кемнәр өченче сменада укый икән, дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Президент бу турыда сөйли икән, димәк өченче смена –чишелмәгән зур проблема.

 Ни өчен ул барлыкка килде? Җавап бик гади, ике сменада балалар мәктәпкә сыймый. Ә алар ник  сыймый соң? Берничә ел элек туучылар саны кинәт арткан да, шуңа бүген 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар гадәттән тыш күбәеп  киткәнме? Кызганычка каршы, туучылар саны күптәннән артканы юк. Русия халкы елдан-ел кими бара. Балалар саны артмагач, нигә өч сменада укыйлар соң алар? Кызганычка каршы, монысына да җавап бар. Балалар бик күп түгел, мәктәпләр бик аз. Шуңа күрә Владимир Путин 2021 елның 21 апрелендә Федерация Советына юлламасында “Хәзерге  федераль программалар кысаларында 2024 ел ахырына, ким дигәндә 1300 яңа  мәктәп төзиячәкбез!” дип чыгыш ясады. Соңрак, июль аенда Мәгариф министрлыгына ил буенча күпме мәктәп җитмәгәнлеген ачыкларга кушылды. Мәктәпләр бик күп җитми булып чыкты. Шуңа күрә искеләрен төзекләндерүне икеләтә арттырырга дигән күрсәтмә бирелде дә.  

Мәгълүм булуынча, 2019 елның 1 гыйнварыннан “Мәгариф” милли проекты старт алды. Алты ай узуга илнең Хисап палатасы рәсми мәгълүматларны бастырды. Төгәләрәк әйткәндә, 2019 елның 28 июнендә Хисап палатасы аудиторы  Светлана Орлова хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясап, хафага төшерерлек саннар китерде.

“2000 нче еллар башыннан Русиядә алып барылган мәгариф системасын оптимизацияләү мәктәпләрнең күпләп бетерелүенә һәм мәктәпкәчә учреждениеләр санының кимүенә китерде. Бу, беренче чиратта, авыл җирлегендәге мәктәпләргә кагылды. Соңгы 18 ел эчендә аларның саны икеләтә диярлек кимегән. 2000 нче елда илдә 46 мең авыл мәктәбе булса, 2018 ел азагына аларның саны 24 меңгә дә тулмый. Шәһәрләрдә оптимизация һәр бишенче мәктәпне җимерде: аларның саны 23 меңнән 18меңгә кадәр кимеде. Нәтиҗәдә, балалар хәтта өченче сменада укырга мәҗбүр”, – диде Светлана Орлова.
Русия Федерациясе Хисап палатасының бу рәсми хәбәреннән без күрәбез: бездә балалар саны артмаган, мәктәпләрне генә җимергәнбез. Җимергәнбез дип әйтүем юкка түгел. Аларга йозак элеп бикләп куйдылар, әлбәттә. Әмма вакыт үтү  белән аларның  тәрәз пыялаларын, аннары ишекләрен вата башладылар. Эчәргә урын эзләүчеләр аларны үз итеп кереп, кәеф-сафа корып, янгын чыгарган очраклар да күп булды. Бу җимерү түгелмени?

Унсигез ел рәттән  көненә уртача дүрт мәктәп ябылган! Бу көн саен (ял көннәрне дә кертеп) дигән сүз. Шулай итеп, барлыгы 27 мең мәктәп җимерелүгә дучар ителде. Ни аяныч, күпчелек авыллар мәктәпләре белән бергә юкка чыкты. Фельдшер-акушер пунктлары һәм мәктәпләр ябылгач, яшьләребез күпләп шәһәргә күчеп китә башлады. Шәһәрләребездә укучы балалар күпкә артты. Ә шулай булгач, 5 мең шәһәр мәктәбен нигә ябып куйдылар соң? Моны аек акыл белән берничек тә аңлап булмый. Авылларда бала саны кими башлау “оптимизация” башында торучыларга кулай гына булды. Хәтеребездә бит, мәктәпне япмауларын үтенеп авыл халкы җыеннарга җыйналды, район мәгариф бүлекләренә һәм прокуратурага хатлар яздылар. Районнан килгән вәкилләр: “Әле мәктәпне ябу мәсьәләсе хәл ителмәде, халык фикерен тыңламыйча бернәрсә дә эшләмибез”, дип кабат-кабат ышандырып кайтып киттеләр һәм икенче көнне үк мәктәпне ябу турында карарлар чыгардылар. Ата-аналр “безнең балаларның язмышы белән уйнау дөрес түгел. Югарыдагы кешеләр үз балаларын безнең балалар урынына куеп карасыннар иде.Эшне менә гел шул күзлектән карарга кирәк. Кешене генә читтән карау җайлы бит ул. Һәрбер эшкә башта үзеңне куеп карасаң, шуннан нәтиҗә чыгарырга була. Нәтиҗә чыкса, кеше аннан соң уйлана башлый. Югарыдагы җитәкчеләр үзләрен безнең урынга, ата-аналар урынына куеп карасыннар иде”,– дип уфтандылар. Ләкин аларны 18 ел буена ишетүче дә, аңлаучы да булмады. Ә бит аек акыл белән уйласаң, балага үз авылында бакчага йөрүдән, үз авыл мәктәбендә укудан да яхшысы юк. Тик кыскарту сәясәтен тормышка ашыручылар башка “яхшы”ларны гына күрә шул: имеш тә  аз комплектлы мәктәпләрдә укыган балалар тормышка яраклашмаган була, имеш тә берләштерү нәтиҗәсендә сыйныфларда бала саны арта, шул сәбәпле укучылар көндәшлек мохитенә әзер булып үсә, имтиханны да яхшырак тапшыралар, янәсе. Ләкин “кечкенә мәктәптә укыган, шуңа күрә имтихан бирә алмаган, тормышта да югалып калган” дигән гипотезаның бүгенгә кадәр исбатланганы юк әле. Ә менә Ломоносов кебек төпкел авылдан чыгып, исеме дөнья дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхесләребез бихисап.  Әйткәнемчә, 2024 ел ахырына, ким дигәндә 1300 яңа мәктәп төзелергә тиеш. 27 мең мәктәпне җимергәннән соң 1300 мәктәп төзеп кенә хәлне уңай якка үзгәртеп булырмы соң дигән шик туа күңелдә. Росстат мәгълүматлары буенч, 2026 елда  90 нчы еллардагы демографик упкын елларында туган балаларның балалары мәктәпкә килә башлаячак. 2028 елда аларның саны 2 миллионнан артып китәчәк. Димәк, өстәмә шул кадәр баланы сыйдырырлык мәктәп биналары  кирәк булачак. Бу темпта төзесәк, өченче смена күп елларга сузылырга да мөмкин әле. Росстат вәкилләре дә, галимнәр дә балалар саны артачагы хакында күп еллар сөйләп килделәр. Мәктәпләрне япмаска, киресенчә, яңаларын төзергә кирәк, диделәр. Тик аларның сүзләренә колак салучы  булмады ул вакытта.  Нишләптер, без кабат-кабат бер үк хатаны кабатлыйбыз. Менә дигән эшләп килгән әйберне тәүдә җимерәбез, аннары яңадан төзибез. Ни өчен шулай соң без?

Әйткәндәй, соңгы 8 ел да Башкортстанда күпме мәктәп ябылганлыгы хакында төгәл мәгълүмат таба алмадым. Төрле чыганакларда төрлечә. Мәсәлән, 1988-1995 елларда республиканың мәгариф министры булып эшләгән Рифкать Гарданов 2013 елдагы бер чыгышында 1300 мәктәп ябылу хакында белдергән иде. Шул ук 2013 елда “Аргументы и факты” гәзитендә дөнья күргән мәкаләдә, “соңгы 4 елда Башкортстанда 614 мәктәп ябылды” дип язылган. Әйе “уптымизация” җилләре безнең мәктәпләрне дә ярыйсы кырды. Бәхеткә, соңгы өч елда мәсьәлә уңай якка үзгәрә башлады. Мисал өчен, 2019-2020 елларда 28 яңа мәктәп һәм 47 балалар бакчасы төзелде. 2021 ел азагына 5740 укучыга исәпләнгән 7 яңа мәктәп сафка басачак. 2023 ел азагына 7 меңнән артык балага исәпләнгән тагын 8 яңа  мәктәп төзелеп тапшырылачак. Моның өчен 3,2 миллиард сум акча каралган. Шуларның 645 миллионы – Федераль, ә калганнары республика казнасыннан. Иң мөһиме, Башкортстанда укучыларның 80 проценттан артыгы 1 сменада гына укый. Башка төбәкләрдәге кебек өченче сменада укучылар булмавы да куандыра. Бу балалар өчен дә, өчәр смена буена белем бирүче укытучылар өчен дә бик авыр икәнлеген аңлатып торасы да юк. Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, укытучылар болай да икешәр ставкада эшләргә мәҗбүр. Шуңа икенче һәм өченче смена да өстәлсә, эшләр бөтенләй харап булыр иде. Күп төбәкләрдә шулай бит. Укытучылар бәйрәме алдыннан бик күңелсез язма килеп чыкты, әлбәттә. Ни хәл итәсең, хакыйкать шундый.

Фото:stolica-s.su

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: