Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 сентябрь 2021, 10:33

Югары сыйныф укучыларын дистанцион укуга күчерәләр

Югары сыйныфлар барысы да өйдән укырмы?

utv.ru
utv.ru

Башкортстанда 5, 6, 7, 8 һәм 10нчы сыйныф укучыларын дистанцион укуга күчерәләр.

Коронавируска бәйле әлеге вакыттагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, укучыларны алдагы көннәрдә өйдә укуга җибәрәчәкләр. Бу хакта республика хөкүмәтеннән хәбәр иттеләр, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Якынча мәгълүмат  буенча, дистанцион форматта уку ике атнага карала.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, соңгы берничә атнада чир йоктыручылар саны азаймый. Тәүлегенә 300дән артык кешегә ковид диагнозы куела. Шул ук вакытта коронавирустан прививка ясау темпы кимүе күзәтелә. Мондый хәл бар илгә хас, диләр ведомстводан.

Әйткәндәй, республикада планга ярашлы диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре дә вакытлыча туктатылды.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: