Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 сентябрь 2021, 08:30

Игътибар үзәгендә – Дүшәмбикә!

Онытылган һөнәрләр кайта!

Игътибар үзәгендә – Дүшәмбикә!
Игътибар үзәгендә – Дүшәмбикә!

Онытылган һөнәрләр кайта!

 

Кыйгы районының Дүшәмбикә авылында якын киләчәктә чүлмәкчеләр барлыкка килүенә барлык шартлар да бар. Эш шунда ки, авыл китапханәсендә балчык әвәләү өчен Арт-студия ачылды. В.Путинның май указларына ярашлы эшләп килүче "Мәгариф" проекты кысаларында анда "ГлиноЛепкин" студиясе үз ишекләрен ачты. Бу шартларга агымдагы елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән президент грантларына ирешү нәтиҗәсендә лаек булдылар. Әнә шул грант акчасына кирәкле җиһаз һәм корылмаларны алып урнаштырдылар да инде Дүшәмбикәдә.

Булачак чүлмәкчеләр остаханәсен ачуда БР Дәүләт җыелышы Корылтай рәисе Светлана Турыҗанова һәм Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко, Дүшәнбикә авыл хакимияте рәисе Филнүс Гыйззәтуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Шәрәфетдинов  катнашты.

Китапханәче осталык сәгате уздыргач та, балалар да, өлкәннәр дә  балчык әвәләү эшенә тотынып карады, гаҗәпкә каршы, барысының да эше шунда ук матур килеп чыкты. Болай булса, авылда чүлмәкчеләр берәү генә булмас. Иң матур сувенирлар, балчык савыт-саба кирәк булса, Дүшәмбикәгә барып кайтырбыз. Ә бәлки, киләчәктә ул авылга туристлар җәлеп итү мөмкинлеген дә тудырыр? Бар да теләк һәм тырышлыктан килә.

 

 Чыганак: Кыйгы районы хакимияте.

Фото: Кыйгы районы хакимияте.


Игътибар үзәгендә – Дүшәмбикә!
Игътибар үзәгендә – Дүшәмбикә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: