Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 сентябрь 2021, 18:09

Башкорт теле онытылмаска тиеш

Шул максат белән 123 сентябрьдән 22 октябрьгә кадәр Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә Катибә Киньябулатова көннәре үткәрелә.

Башкорт теле онытылмаска тиеш
Башкорт теле онытылмаска тиеш

13-17 сентябрь көннәрендә Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә танылган башкорт шагыйрәсе Катибә Киньябулатова көннәре узачак.

Чараны БР Мәгариф һәм фән министрыгы һәм Чиләбедәге БР вәкиллеге оештыра.

Конкурсларда һәм чараларда кемнәр катнаша ала?

- Чиләбе һәм Курган өлкәләрендәге мәктәп һәм уку йортларының башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары;

- Чиләбе һәм Курган өлкәсенең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре;

- Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары;

- Өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр.

Катнашучыларның эшләре башкорт (башкорт теле диалектларында) һәм рус телләрендә электрон почтага кабул ителә: [email protected]

 

Нинди юнәлешләр буенча катнашырша мөмкин?

- Башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Катибә Киньябулатова тормышына һәм иҗатына багышланган "Иң яхшы ачык дәрес";

Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә туып-үскән башкорт халкының күренекле шәхесләренә, туган телгә һәм тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция;

- яшь шагыйрьләр (яшь авторлар)конкурсы;

- Катибә Киньябулатова әсәрләрен укучылар һәм башкаручылар конкурсы. Нәтиҗәләре 2021 елның 30 сентябренә кадәр БР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында игълан ителәчәк. Тулы мәгълүмат белән Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://education.bashkortostan.ru/documents/active/369032/

Белешмәләр өчен бердәм телефон: +7 (347) 218 16 93.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: