Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 сентябрь 2021, 19:18

Кире соратканнар...

“Адашкан” портфель кемгә була?

Кире соратканнар...
Кире соратканнар...

“Адашкан” портфель кемгә була?

 

 “Сезгә ялгыш бирелгән, портфельне кайтарыгыз!”.

 Уфаның 130 санлы мәктәбенә баласын укырга биргән әни кеше үзенә шулай дип әйтүләрен социаль челтәрләргә язып чыккан иде.

Белүегезчә, аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга төшкән балаларга бүләккә портфель һәм мәктәп өчен канцелярия кирәк-яраклары бүләк иттеләр быел. Ә 11 сентябрь көнне бер әни -  Мария Абдалимова – Башкортстан Башлыгының социаль челтәрдәге битенә “портфельне “Ялгыш” биргәннәр, кире кайтаруны сорыйлар”, дип яза.

Уфаның  Октябрь районы җитәкчесенең урынбасары бу “адашкан” портфель белән бәйле хәлне көн дәвамында ачыкларга вәгъдә итә.

 Аннары, 21.43 сәгатьтә Мариягә җавап килеп ирешә.

Октябрь районы җитәкчесе урынбасары Алёна Одинцова:

 «Без 130 санлы мәктәп җитәкчелеге белән хәлне ачыкладык. Гафу итегез, аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Сезнең алда гафу үтенәбез, әлбәттә, портфель, сезгә хәбәр ителгәнчә, сездә кала. Улыгызга укуда уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Тагын да сорауларыгыз калган булса, минем белән 8(347)234-41-56 телефоны аша бәйләнешкә керә аласыз», – ди, хәлне ахыргача ачыклап.

 

 Чыганак: “Аргументы и факты”

Фото: “Аргументы и факты”

 

Кире соратканнар...
Кире соратканнар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: