Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
8 сентябрь 2021, 13:34

Ә син диктантка әзерме?

10, 11, 12 сентябрьдә “Татарча диктант-2021” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Ә син диктантка әзерме?
Ә син диктантка әзерме?

10, 11, 12 сентябрьдә “Татарча диктант-2021” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Безнең республика акциягә беренче көнне кушыла. Башкортстан вакыты белән 13.00 сәгатьтә ТНВ яки ТНВ-Планета каналлары аша филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин диктант текстын укыячак.  

Әгәр телеавизор, интернет аша кушылу мөмкинлеге юк икән, https://diktant.tatar/ сайтыннан оештыручылар текстны алып, үзләре укый ала.
https://diktant.tatar/сайтында татарча, русча нигезләмә, оештыручылар һәм катнашучылар өчен барлык мәгълүмат та бирелгән.

"Татарча диктант" акциясендә, яшенә, җенесенә, белеменә һәм диненә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Белемеңне тикшер, туган телеңне исеңә төшер!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: