Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
8 сентябрь 2021, 11:52

Мәктәп укучылары башлангычларына ярдәм булачак

Шул хактагы указга кул куелды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә мәктәп укучылары башлангычларына булышлык итүгә юнәлтелгән бюджет проектларын гамәлгә ашыру һәм төбәк муниципалитетларында предуниверсарийлар челтәрен үстерү турындагы указга кул куйды.

Документка ярашлы, 2021 елдан 2024 елга кадәр урындагы бюджетлар әлеге юнәлешләр буенча инициатив бюджетлау проектларына дәүләт ярдәме өчен республика казнасыннан субсидияләр алачак.

Укучылар башлангычларын гамәлгә ашыруга бюджет финансларының гомум күләме ел саен 30 миллион сум тәшкил итәчәк, бер проектка 500 мең сумга кадәр субсидия бүленәчәк.

2021 елда конкурс сайлап алуда Әлшәй, Бәләбәй, Белорет, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мәләвез, Стәрлебаш, Туймазы, Уфа, Учалы һәм Чишмә районнары, шулай ук Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре катнаша

Муниципаль мәгариф учреждениеләре базасындагы предуниверсарийларга ел саен 10 миллион сум акча юнәлтеләчәк, бер проектка 2 миллион сумга кадәр субсидия бүлү карала.

2021 елда әлеге юнәлеш буенча бәйгедә Белорет, Учалы районнары, Күмертау, Нефтекама һәм Уфа шәһәрләре катнаша.

Быелгы конкурс җиңүчеләре акчаларны 2022 елның 1 апреленә кадәр үзләштерергә һәм 1 майга кадәр хисап тапшырырга тиеш.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: