+23 °С
Ачык
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада әйдәүче галимнәр җитәкчелегендә үткәрелүче фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме чаралары турында Указга кул куйды.
Ул бу максатларга төбәк бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 75әр миллион сум күләмендә 4 грант булдырды. Алар 2021 елдан 2023 елга кадәр исәпләнгән. Шулай ук алдагы һәр дүрт елга каралачак.
Документта кабул ителгән карарлар дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге программасын нәтиҗәле тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.