Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 июль 2021, 13:11

Сәяхәт итү студентларга күпмегә төшә?

Эх, хәзер мин дә студент булсам...

ufa.vibirai.ru
Фото:ufa.vibirai.ru

Русиядә үткән атнада студент туризмы программасы эшли башлады. Анда илнең югары уку йортлары катнаша. Әле бу исемлектә – 15 вуз: алар арасында Башкорт дәүләт университеты да бар.

 

Биредә инде студентларны республиканың гүзәл табигате белән таныштыру өчен бай маршрут әзерләнгән. Яшәү урыннары да каралган. Әлбәттә, люкс номерлар түгел. Әмма яшьләр студентлар тулай торагындагы бүлмәдән дә канәгать. Бигрәк тә хакы күңелгә ятышлы: монда бер тәүлек яшәү нибары 20 сумга төшәчәк.

“Кунаклар өчен дүртенче тулай торак әзерләнгән. Анда яшәү өчен бар шартлар да каралган. Тулай торак шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан, димәк, яшьләр үзаллы да башкала белән таныша ала”, – ди БДУның ректор ярдәмчесе Эльвира Ямалова.

Туклану иртәнге, төшке һәм кичке ашлардан тора. Студентлар өчен иң мөһиме, әлбәттә – экскурсияләр. Алты көнгә исәпләнгән программа читтән килгән студентларга Башкортстанның иң матур һәм үзенчәлекле урыннарын күрсәтүне үз эченә ала.

Республиканы еш кына икенче Швейцария, диләр. Шуңа оештыручылар кунакларга бездәге күлләр, шарлавыклар, мәгарәләр, шиханнар, таулар һәм кыяларны күрсәтергә ният итә. Беренче көн башкаланың истәлекле урыннары белән таныштыруга багышлан. Ә гидлар булып туризм факультеты студентлары эшлиячәк. Маршрутны да алар үзләре төзегән.

“Шынысы да әһәмиятле: ниндидер киртәләр юк. Әйтик, Уфа вузларында укучылар да – нефть, авиация, педагогия университеты булсынмы – бу программада катнаша ала. Без аларга да республика буенча экскурсия үткәрәбез”, – дип аңлата БДУ проректоры Азат Галимханов.

Әйткәндәй, студентларның күбесе калган төбәкләргә сәяхәт итү мөмкинлеге турында белми икән. Ә бит республиканың вузларында укучылар да Русия буенча рәхәтләнеп сәяхәткә чыгып китә ала.

Исегезгә төшерәбез: студент туризмы программасы ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелде. Программада катнашкан вузның берәрсен, ул якның табигатен күреп кайту өчен студентларга 15 июльдән 25 августка кадәр Студтуризм.рф сайтында заявка калдырырга кирәк. Бүгенгә безнең республикага ике меңнән артык заявка килгән дә инде.

Хакларга тукталганда, төбәкләрдә программаны һәм бәяләрне вуз үзе билгели. Башкортстанда, мәсәлән, табигатька бер атналык сәяхәт студентка 10 мең сумга төшәчәк.

Чыганак: https://bash.news

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: