Мәскәү һәм Санкт-Петербургта белем алучы Башкортстан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе үзләренең мәгърифәтчелек юлын дәвам итә һәм алар "Мәскәү вузларында туры эфирлар" дигән яңа белем бирү проектын ача.
Укырга керер алдыннан абитуриентларны еш кына: "Бу нинди университет? Анда укырга керү җиңелме? Анда яшәү шартлары нинди? Мин анда укый алырмын микән?" кебек сораулар борчый. Без бу сер белән уртаклашабыз: безнең активистлар башкала вузларында ничек уку барышын, анда нинди таләпләр куелуы белән уртаклашачак. Туры эфирлар графиклары белән таныштырабыз. Бу исемлектә:
Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО –Московский государственный институт международных отношений);
Мәскәү радиотехника, электроника һәм автоматика институты (МИРЭА – Московский институт радиотехники, электроники и автоматики);
Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Русия академиясе (РАНХиГС — Российская академия народного хозяйства и госслужбы);
Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты (МГТУ им.Баумана— Московский государственный техничекский университет имени Баумана);
Плеханов исемендәге Русия икътисади университеты (РЭУ им.Плеханова — Российский экономический университет имени Плеханова);
Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ – Высшая школа экономики);
Русия халыклар дуслыгы университеты (РУДН – Российский университет дружбы народов);
Губкин исемендәге Русия нефть һәм газ дәүләт университеты (РГУ нефти и газа им.Губкина – Российский государственный университет нефти и газа им. Губкина) һәм башкалар.