Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
27 апрель 2020, 19:15

Башкорт теленнән халыкара онлайн-диктантны 305 мең кеше язды

Анда Русиянең 18 төбәге һәм 24 чит ил катнашты.

25 апрельдә башкорт теленнән халыкара онлайн-диктант оештырылды. Быел акция беренче тапкыр онлайн үткәрелде. Барлыгы дөнья буенча 305 600 кеше диктант язды.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда Русиянең 18 төбәге һәм 24 чит ил катнашты. Аларның 39 214е – Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, 3395е – чит илләрдә яшәгән якташларыбыз.
Иң бәләкәй катнашучыга – 5 яшь. Ул Баймактан. Иң өлкән кешегә – 96 яшь. Ул Ишембай районында яши.
223 мең кеше bashkdictant.ru сайтында диктант язып, эшләрен җибәрде.
Хәтерегезгә төшерәбез, диктант башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белгәннәр, башкортча иркен аралашканнар һәм башкорт теленең төньяк-көнбаеш диалектында язганнар өчен оештырылды. Төньяк-көнбаеш диалектта диктантны 51 345 катнашучы язды.
Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә сайтка куела. Барлык катнашучыларга диктантта катнашу турында электрон сертификатлар җибәрелә.
Диктантны оештыручылар - Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, Бөтендөнья башкортлары корылтае.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ.

Читайте нас: