Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
24 апрель 2020, 23:55

Укучылар имтиханнарга онлайн әзерләнәчәк

25 апрельдә 9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен онлайн-консультацияләр узачак.

25 апрельдә график буенча БДИга һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек буенча Республика фән комиссияләре вәкилләре белән онлайн-консультацияләр узачак:
- 11:00дән 12:00 сәгатькә кадәр Республика фән комиссиясе рәисе Татьяна Буркова немец теленнән БДИ буенча онлайн-консультация үткәрәчәк;
- 12:00дән 13:00 сәгатькә кадәр рус теленнән БДИ буенча онлайн-консультацияне Республика фән комиссиясе рәисе Альмира Ямалетдинова һәм рус теле буенча Республика фән комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Григорьева үткәрәчәк;
- 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр математикадан БДИ буенча онлайн-консультацияне Республика фән комиссиясе рәисе Кирилл Трунов үткәрәчәк.
Шулай ук, 25 апрельдә график буенча төп дәүләт имтиханына әзерлек буенча Республика фән комиссияләре вәкилләре белән онлайн-консультацияләр узачак:
- 12:00дән 13:00 сәгатькә кадәр рус теленнән төп дәүләт имтиханы буенча онлайн-консультацияне рус теле буенча Республика фән комиссиясе экспертлары Альбина Мамяшева һәм Лариса Ахкамова үткәрәчәк.
- 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр математикадан төп дәүләт имтиханы буенча онлайн-консультацияне математика буенча республика фән комиссиясе рәисе урынбасары Гөлүсә Сафина үткәрәчәк.
Онлайн-консультацияләр кысаларында биремнәрне эшләүгә анализ ясалачак, типик хаталарны, контроль-үлчәү материалларын тикшерү үткәреләчәк, фән комиссияләре вәкилләре имтихан үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
БДИга һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек барышында укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр сораулар белән түбәндәге электрон почта адресларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: БДИ буенча — [email protected], төп дәүләт имтиханы буенча — [email protected].
Читайте нас: