8 апрельдә республикада 281 190 мең укучы онлайн дәрестә булган. Гомум алганда, бу мәктәп укучыларының 52,2% дигән сүз. Параллель рәвештә республиканың калган интернетсыз укучыларына да онлайн дәресләргә кушылырга ярдәм итәләр. Балаларны компьютер белән тәэмин итүдә БР Дәүләт Җыелышы Корылтае депутатларының да өлеше кергән.
17 апрельдә мәктәп балаларының 79,5% онлайн дәресләрдә утырган. Димәк, 379 924 мең бала дистанцион белем ала. Дүшәмбе көнне, 13 апрельдә, 101 дәрестә элемтәнең тотрыксыз булуы турында хәбәр килгән. 17 апрельгә бу проблема бары тик 14 дәрестә генә күзәтелгән. Ләкин белгечләр моны контрольдә тоталар, җитешсезлекләрне тиз вакыт эчендә бетерә баралар.
Исегезгә төшерәбез, уку барышында шулай ук электрон кейслар кулланыла: дәресләр мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм почта сервислары ярдәмендә үткәрелә. Бу - элемтәдә булып, уку процессында үз вакытында төзәтмәләр кертү мөмкинлеген бирә. Ә республиканың барлык беренче сыйныф укучылары өчен телевизион укыту форматы оештырылды. Уфаның иң яхшы укытучылары алып барган дәресләр көн саен 10:00 сәгатьтә БСТ каналында күрсәтелә.
Беренче уку атнасы белән чагыштырганда, ата-аналарның фикерләре дә үзгәрде. Бүгенге шартларда мәктәпләрнең дистанцион белем бирү сыйфатын һәм укытучыларның күрсәткән эшләрен уңай бәялиләр.