Радий Хәбировның “ВКонтакте” битендә кайсыбер ата-аналар балаларны —һичьюгы кече сыйныфларда укучыларны — вакытыннан алда каникулларга җибәрүне сорап комментарийлар язган.
“Зинһар өчен, башлангыч сыйныфларда укучы балаларны алданрак каникулга җибәрегез әле. Ата-аналар эшләсә, балаларны котрольдә тоту мөмкин түгел, алар әле сайтлар белән эшли һәм яңа темаларны үзаллы өйрәнә алмый. Өстәвенә төп, икенчел предметлардан өйгә эшләр күп өяләр, хәтта түгәрәкләр җитәкчеләре дә биремнәр җибәрә. Болар бар да ата-ана җилкәсенә төшә, эштән арып-талып кайтканнан соң алар караңгы төнгә кадәр өйгә эшләр өстендә утырырга мөҗбүр. Балалар өчен бу — зур стресс. Аларны каникулларга җибәрегез, 1 ай программаны алдагы уку елында куп басарбыз әле”, — дип язган бер ана ачынып.
“Хуплыйм! Улым 1 сыйнфта укый. Безнең дәресләр уртача 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ә бит мин әле өйдә! Бу уку түгел, бу интегү”, — ди икенче әни кеше.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров ата-аналардан дистанцион белем бирүгә карата фикерләрен язуларын үтенеп, пост язып чыккан иде.