Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 апрель 2020, 20:35

Радий Хәбиров "икеле" куймый торырга кушты

Радий Хәбиров Башкортстанда дистанцион укытуның беренче атнасын “өчле” билгесенә бәяләде.

Радий Хәбиров Башкортстанда дистанцион укытуның беренче атнасын “өчле” билгесенә бәяләде. Түбән балл, кайбер белем бирү сервислары, керечүләр саны күп булу сәбәпле, эленеп тору белән бәйле.
“Дистанцион укытуның беренче атнасы “икеле” билгесе куерлык кына булуын мин төгәл беләм. Мин сезгә балаларга “икеле” куюдан тыелып торырга куштам, шуңа күрә үзем дә "икеле" куймаячакмын, “өчле” куеп торам әлегә. Тик бу атнаны да балаларны җәфаларга кирәкми. Мин укыту процессына кысылмыйм, әмма минем уйлавымча, “икеле"ләрне куймый торсак, зур кайгы булмас”, — диде Башкортстан Башлыгы төбәк мәгариф министры Айбулат Хажинның докладын тыңлап үткәч.
Ул профильле министрлыкларга белем бирү сервисларының эшен җайга салырга кушты һәм өлкән яшьтәге укытучыларны дистанцион системаларны файдаланырга өйрәтергә чакырды.
Читайте нас: