Онлайн-укуны яшүсмерләр укытучыларга караганда тизрәк үзләштерде. Инде социаль челтәрләрдә дистанцион дәресләрдән ничек "качып" калырга, начар билгеләрдән ничек котылырга дигән лайфхаклар пәйда була башлады. Югары икътисад мәктәбе хезмәткәре Надежда Озорнина бу хакта күп укып, TikTok видеоларын карап, укучыларның ничек алдауларын сөйләгән.
Техник проблемалар уйлап табу
Өй эшен эшләмәсәң, нишләргә? Ничек "2" алмаска? Укытучыңның соравына җавап бирә алмыйсыңмы? Гадәти дәрестә качып котылу кыен. Ә менә онлайнда мөмкинлекләр күбрәк: мәсәлән, элемтә өзелде дип әйтергә була. Ничекме? Видеодәреснең техник проблемаларын сурәтләү: паузалар, экран "катып" калу, тавыш югалу һ.б.
Язма эшләр белән "фокуслар"
а) Яшүсмерләрнең күбесе кулдан язарга яратмый. Ә инде дистанцион рәвештә моны бигрәк тә теләмиләр. Китап текстларын компьютердагы әзер "кулъязма" шрифтына күчереп, дәфтәрләренә чыгаралар һәм шул рәвешле укытучыга тапшыралар.
б) Шулай ук, интернеттагы "әзер өй биремнәре" сайтларындагы җавап язылган фотоларны ансат кына үз дәфтәрләреңә алып куярга була.
в) Шпаргалкалар һәм икенче экран. Онлайн-дәрес вакытында укытучы укучының йөзен генә күрә. Укытучының соравына камера янында торган шпаргалкага карап та җавап биреп була.
Күп кенә мәктәпләрдә дәресләр Zoom платформасында үтә. Әмма укучылар менә нинди хәйләкәрлеккә бара: Укытучыны игътибар белән тыңлап, язып утырган видеоны алдан төшереп, дәрес вакытында шуны "кабызып" куярга була. Укытучы турыдан-туры трансляция бара дип алданачак. Ә укучы бу вакытта хәтта өендә дә булмаска мөмкин, яки телефонында рәхәтләнеп уеннар уйнап утыра ала.
Билгеле, балалар компьютерны укытучыларга караганда яхшырак белә. Мәсәлән, укытучыга программада эшләү буенча "зарарлы" киңәшләр бирәләр. Шуның аркасында педагогның дәрес вакытында компьютеры сүнәргә яисә элемтә өзелергә мөмкин.
—Малайлар ешрак экран "катып" калды, дип алдарга яратса, кызлар өй биреме белән хәйләкәрлеккә бара, диләр тикшеренүчеләр. — Укучыларның мондый хәйләләре мәктәп уйлап тапкан уку форматларның кызык түгеллеген күрсәтә. Билгеле, мәгариф системасының да башка чарасы юк, уку тукталырга тиеш түгел. Әмма бу алым укучыларда, укытучыларда һәм ата-аналарда зур стресс кына тудыра.
Нәрсә эшләргә? Укытучыларга ничек җавап бирергә?
Экспертлар контрольне көчәйтергә һәм "икеле"ләр куймаска, ә укучыларның алдауларын киметүче мавыктыргыч эш форматларын эзләргә киңәш итә.