Көн саен Башкортстан юлдаш телеканалы, “Башкортстан 24”, “Вся Уфа”, ЮТВ каналларының туры эфирында мәктәп укучылары өчен дистанцияле укыту эше алып барыла. Анда билгеле шәхесләр күренекле сәнгать әһелләре, актерлар, спорчылар, иҗтимагый лидерлар, сәяси эшмәкәрләр, вуз ректорлары ачык дәрес бирә. Бүген укучылар каршында космонавт-сынаучы, Русия герое Сергей Ревин чыгыш ясады. Дәрес Космонавтика көненә багышланды. Сергей Ревин Башкортстан укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлар теләде һәм дәресен СССРның күренекле очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы герое Владимир Джанибәков сүзләре белән тәмамлады: “Шиклән һәм ышан! Бөтен законнар, утраулар, планеталар ачылып беткән дип шиклән. Һәм сиңа шуларны ачасы бар дип ышан.”