РФ Мәгариф министрлыгы яңа коронавирус инфекциясе буенча хәвефле хәлдә булган ил төбәкләре өчен белем бирү процессы буенча үз рекомендациясен бирде. Аерым алганда, Русия субъектларының берничә сценарие бар.
- өй изоляциясе таләп ителгән төбәкләр (Башкортстандагы кебек), дистанцион укытуны куллана алалар;
- дистанцион форматта үткәрелгән Бөтенрусия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алып, 1-8 сыйныфлар өчен календарь графикны үзгәртергә яки уку елын алдан тәмамларга. Кирәк булган очракта, агымдагы уку елының гомуми белем бирү программасының бер өлешен, киләсе уку елына күчерүне карарга кирәк.
Шулай ук төбәкләр ике фәннән – рус теле һәм математика фәненнән (тугызынчы сыйныфлар өчен) генә имтиханнар үткәрергә тиеш. Тугызынчы сыйныф укучылары сайлап алган фәннәрне быел тапшырмаячак. 10 һәм 11 сыйныфлар, БДИ тапшыру өчен тулы белем алырга тиеш.