Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 апрель 2020, 12:01

Имтихан тапшыру вакыты үзгәртелерме?

Билгеле сәбәпләр буенча имтихан вакыты үзгәрәчәк.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин көн саен үткәрелә торган брифинг барышында, Бөтенрусия тикшерү эшләрен, БДИ һәм ГДИ тапшырудагы үзгәрешләр турында хәбәр итте. Бөтенрусия тикшерү эшләре барлык мәктәп укучылары өчен 2020 елның маенда, дистанцион рәвештә узачак. Йомгаклау имтиханнарын тапшыру датасы алдан 8 июньгә билгеләнгән, әмма, Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, ул тагын күчерелергә мөмкин. Шулай ук 9 сыйныфлар өчен үзгәрешләр кертеләчәк.
"Ата-аналарны Бөтенрусия тикшерү эшләре буенча сорау борчый. Безнең төбәктә ул май аенда, дистанцион режимда узачак дигән карар әзерлибез. Графикны соңрак расларбыз. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә килгәндә, БДИ һәм ГДИ 8 июньдә башланачак, дип хәбәр ителгән иде. Төгәл датаны әлегә әйтеп тормыйм. Элек яңгыраган барлык сроклар да күчерелер, мөгаен. Тугызынчы сыйныф укучылары имтиханны бары ике фәннән - рус теле һәм математика буенча гына тапшырачаклар. Сайлап алу буенча фәннәрдән имтиханнар быел үткәрелмәячәк», - дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин.
Читайте нас: