Радий Хәбиров беренче дәресне бирде.
Бүген Башкортстанда 450 меңнән артык мәктәп укучысы каникуллардан соң беренче дәресне үз сыйныфларында түгел, ә дистанцион рәвештә уздыра. Яңа төр укытуга Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе старт бирде.
Бүген иртәнге сәгать 10да Радий Фәрит улы Хәбиров республиканың мәктәп укучылары өчен онлайн режимда дәрес үткәрде. Төбәк җитәкчесе беренче тапкыр дистанцион форматта узачак дәресләргә шулай итеп старт бирде.
“Бүген безнең республикада 450 меңнән артык малай һәм кыз каникуллардан соң беренче дәресне үз сыйныфларында түгел, ә дистанцион рәвештә уздыра. Бу - безнең өчен беренче шундый кызыклы, әмма катлаулы хәл. Без сезнең өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштык, — диде Радий Хәбиров. — Бүген барысы да сезнең үзегездән тора. Сезнең киләчәгегезнең ни дәрәҗәдә яхшы булачагы бүген никадәр өлгерешле укуыгызга, белем алырга тырышуыгызга бәйле. Бүген — кеше булып калып, якыннарына һәм туганнарына ярдәм итеп, үз батырлыгыңны күрсәтергә мөмкин булган геройлар вакыты. Мин күп еллардан соң үзегезнең балаларыгызга бүгенгедәй катлаулы шартларда чын кешеләр булуыгыз турында горурланып сөйли алуыгызны теләр идем".
Укучыларны укытуның мондый гадәти булмаган формасы төбәктә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы профилактика чаралары комплексы белән бәйле.
Беренче дәресләрне БСТ, «Башкортстан 24», «Вся Уфа» һәм UTV телеканалларында карарга мөмкин.