Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 апрель 2020, 19:05

Ә синең интернетың бармы, укытучы иптәш?

Республика педагоглары өчен бу сорау үтә дә актуаль.

Башкортстанның барлык укытучылары да балаларны интернет аша укыта алмаячак.
Эш шунда – бүгенге көндә 616 укытучының интернет челтәреннән файдалану мөмкинлеге юк икән. Бу хакта коронавирус буенча брифингта Башкортстан Мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин “провайдерлар техник мөмкинлекләр булган урыннарда проблеманы оператив хәл итәрләр” дип вәгъдә итте. Шулай да, интернетка тоташтырырга мөмкинлек булмаса, укытучылар һәм укучылар кәгазъ кейслар белән эшләячәк, биремнәрне мобиль элемтә ярдәмендә электрон почтага салачак.
Разумикин әйтүенчә, соңгы вакыйгалар фонында интернетка ихтыяҗ арткан. Провайдерлар иң беренче чиратта укытучылар һәм мәктәптә укучы балалары булган гаиләләрнең заявкалары буенча эшләячәк.

Фото: АиФ.

Чыганак: АиФ.

Читайте нас: