Башкортстан Башлыгы ата-аналарны үз балаларына дистанцион белем алуда ярдәм итәргә чакырды.
Иртәгә, 6 апрельдә мәктәп укучыларының яңа уку чиреге башлана. Дәресләр онлайн узачак. Беренче дәресне республика башлыгы үткәрәчәк.
Бүген Радий Хәбиров Instagram рәсми аккаунтында иртәгә күрсәтеләчәк видео-дәресне яздыруы турында хәбәр итте.
"Мин әле генә иртәгә укучыларга күрсәтәчәк дәресне яздырдым. Һәм ата-аналар безгә ярдәм итмәсә, безнең бөтен тырышлыгыбыз мәгънәсез булыр дип уйладым — мин уку атнасының иртәгәдән башлануын күздә тотам. Балаларга бик авыр. Алар беренче тапкыр шундый хәлдә кала. Сезнең, әти-әниләрнең, аерым кайгыртучанлык күрсәтүегез, балалар белән бергә өйдәге партларга утыруыгыз һәм шулай ук укый башлавыгыз, улларыгызга һәм кызларыгызга ярдәм итүегез бик мөһим. Чөнки без бу катлаулы вакытта балаларыбызга тиешле игътибар бирмәсәк, безнең яңа буын зур, олы дөньяда белемнәре җитмәү сәбәпле авыр хәлдә калуы мөмкин һәм без сезнең белән моңа гаепле булачакбыз. Шуңа күрә безнең бурычыбыз – дистанцион уку кысаларында балаларга белем бирү, ә сезнең бурычыгыз – балаларны өйдә укытуны оештыру өчен барысын да эшләргә», — диде Радий Хәбиров.
Беренче видео-дәрес 6 апрельдә сәгать 10.00 да «Башкортстан 24», БСТ, Вся Уфа һәм UTV телеканалларында туры эфирда трансляцияләнәчәк.