Дежур төркемнәр ачу карары буенча вәкаләтләр муниципалитетларга тапшырылды.
"Уфа мәктәпләрендә дежур төркемнәр булмаячак дигән карар кабул иттек", - дип белдерде Алинә Сөләйманова.
Шулай итеп, Уфа мәктәпләренең барлык укучылары да дүшәмбедән, 6 апрельдән дистанцион укыячак.
Исегезгә төшерәбез, беренче дәресне 6 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрәчәк. Соңрак министрлык һәм ведомство җитәкчеләре ачык дәресләр үткәрәчәк.