Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
1 апрель 2020, 16:00

Өметләр акландымы?

Әлбәттә, акланды!

Үткән елда мәктәпләрне биш көнлек укуга күчерделәр. Һәр шимбәне балалар өчен файдалы итеп үткәрергә – спортка яки иҗатка багышларга уйладылар. Бу планнар тормышка аштымы? Өметләр акландымы?
Г.Байбурина.
Салават районы.
- Мәктәпләрне биш көнлек укуга күчергәннән соң шимбәләрдә оештырылган спорт занятиеләренә 22 мең бала язылды, - диде бу уңайдан БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов. – Бу үткән уку елы белән чагыштырганда 15 % күбрәк.
Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина сүзләренчә, сәнгать мәктәпләренә конкурс саны да икеләтә арткан һәм хәзер бер урынга ике кеше тәшкил итә икән.
Гомумән, Хөкүмәт фаразларына караганда, “Авыл тренеры” программасы эшли башлаганнан алып барлык муниципалитетларда спорт секцияләренә ихтыяҗ артырга тиеш.

Фото: rublgid.ru

Чыганак: АиФ.

Читайте нас: