Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
31 март 2020, 15:05

Укырга керү вакыты үзгәрә

Дәүләт имтиханнарын күчерү сәбәпле, укырга керү вакыты да кичектерелә.

Русия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальковның белдерүенчә, вузларга керү вакыты коронавирус инфекциясенә бәйле хәл аркасында күчереләчәк. Министр сүзләренә караганда, керү имтиханнарын тапшыру, бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыру вакыты күчерелү сәбәпле, ике-дүрт атнага кичектерелергә мөмкин. Шул ук вакытта, югары уку йортларында бюджет урыннары, хәтта авыр икътисади вәзгыять шартларында да булдырылачак. Бүгенге көндә алар 34 меңгә арткан.
“Бездә мәктәпне тәмамлаучылар саны арта башлый. Шуңа күрә без бюджет урыннары санын арттырып кына калмыйча, структура буенча да үзгәртәбез. Гуманитар әзерлек юнәлешләре, педагоглар һәм медиклар күбрәк булачак”, - дип билгеләп үтте министр.
2021-2022 уку елында бюджет урыннары тагын 10 процента арттырылачак.
Читайте нас: