Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 март 2020, 15:20

БДИны дистанцион үткәрергә тәкъдим иттеләр

Коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабы дистанцион ителергә мөмкин.

Коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елда бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабын дистанцион ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев, вице-премьер Татьяна Голиковага шундый тәкъдим белән чыккан. Депутат мәктәпләрнең каникулларга, ә вузларның дистанцион укуга китүләрен, вирус таралуга юл куймас өчен, барлык массакүләм чаралар чикләнүен дә искә төшерде.
"БДИ шулай ук массакүләм чара булып тора. Безнең балалар белем алу һәм тупланган белемнәрен раслау хокукына да, шулай ук сәламәт булу хокукына да ия. Берничә сәгать дәвамында укучыларның бер бинада булуы, аларның сәламәтлегенә куркыныч тудырачак ,- дип чыгыш ясады депутат. Чернышев фикеренчә, имтихан тапшыру өчен кирәкле материалларны онлайн-платформаның берсенә йөкләргә мөмкин, чөнки бу югары уку йортларын дистанцияле укыту кебек эшли.
16 мартта Татьяна Голикова БДИны вакытыннан алда тапшыру срокларын күчерү турында карар кабул ителгәнлеген хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, расписание төзәтелә башлаган, әмма даталар әлегә билгеләнмәгән. Шул ук вакытта мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев имтиханның төп этабын тапшыру срокларын үзгәртү мөмкинлеге барлыгын әйтте.
Читайте нас: