Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
17 март 2020, 15:42

БДИлар күчерелде

2020 елда БДИ өч этапта үтәргә тиеш иде.

Коронавирус белән бәйле килеп туган хәл аркасында Русиядә БДИны алдан тапшыру срокларын күчерәчәкләр. Бу хакта коронавирус таралуы белән көрәш буенча Хөкүмәт карамагындагы координацион совет утырышында РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.
“Без имтиханнар тезмәсен үзгәрттек, алдан тапшырыласы БДИ срогын күчердек. Әлегә БДИ тапшыруның срогы билгесез, якын киләчәктә без аны хәл итәрбез. Әмма ул дата имтихан тапшыручылар һәм арытаба югары уку йортларына керүчеләр өчен зыянлы булмаячак”, — дип китерә Татьяна Голикованың сүзләрен РИА Новости агентлыгы.
Мәгариф министрлыгы белән Роспотребнадзор приказына ярашлы, 2020 елда БДИ өч этапта үтәргә тиеш иде. Беренче, срогыннан алда үтәсе, БДИлар дулкыны 20 марттан 13 апрельгә кадәр уздырылырга тиеш иде. Имтихан тапшыруның төп этабы — 25 майдан 29 июньгә кадәр, ә өстәмә срок 4-22 сентябрь көннәренә планлаштырылган иде.
Читайте нас: