Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 март 2020, 15:22

Язгы каникулларны озайтырга мөмкиннәр

Мәктәп укучылары куаныр инде...

Республикада тиздән башланасы язгы каникулларны озайтырга мөмкиннәр. Бу хәбәрне Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров ишеттерде.
Моңа кадәр Русия Мәгариф министрлыгы Роспотребнадзорның белем бирү процессын вакытлыча дистанцион формага күчерү хакындагы тәкъдимен бөтен төбәкләргә дә юнәлткән иде. Бу чара коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралуга юл куймау максатыннан һәм балалар сәламәтлеген яклау өчен эшләнелә.
“Әлеге вакытта белем бирү учреждениеләрен дистанцион укыту формасына күчерү карарын кабул итмим. Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларыннан бу мәсьәләдә файдалы булырдай тәкъдимнәрне кертүләрен сорыйм. Әгәр кирәк икән, без мәктәпләрдәге язгы каникулларны бер атнага яисә тагы да артыгракка озайтырга мөмкинбез”, — диде төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: