Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
27 февраль 2020, 16:42

Мәктәпләр миллион сум алачак

Моның өчен нишләргә кирәк?

Башкортстанның иң яхшы мәктәпләре берәр миллион сум акча алачак. Акчаларны алар материаль-техник базаны ныгытуга, өстәмә корылмалар сатып алырга, темати кабинетлар булдыруга тотына алачак. Бу хакта “Башкортостан 24” каналыдагы “Хәерле иртә, республика!” тапшыруында мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
Лидерларны махсус рейтинг буенча билгеләячәкләр. Анда олимпиадаларда урыннар алуны, дәүләт аттестациясе нәтиҗәләрен, учреждениедә физик культураның үсешен, укучылар сәламәтлеге дәрәҗәсен, укытучыларның һөнәри конкурслардагы күрсәткечләрен исәпкә алачаклар. Рейтингны 2020 елның августына әзерләргә тиешләр. Илдар Мәүлетбирдин сүзләре буенча, бәяләгән очракта авыл һәм шәһәр мәткәпләре аерым категорияләргә бүленәчәк.
“Шәһәр һәм авыл мәктәпләренедә шартлар төрле, шуңа без ел нәтиҗәләре буенча 10 иң яхшы авыл һәм 10 иң яхшы шәһәр мәктәпләрен сайлап алачакбыз. Рейтингны эшләп чыгарыр алдыннан без республиканың интерактив картасын төзергә карар кылдык. Анда рейтингның алдынгы позицяиләрендә булган төбәкнең барлык мәктәпләре күрсәтеләчәк. Стимул һәм сәламәт конкуренция булсын өчен авыл яисә шәһәр уку йортлары унлыкларына кергән һәр мәктәп берешәр миллион сум акча алачак”, – дип билгеләде Илдар Мәүлетбирдин.
Республика мәктәпләре рейтингы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча төзелгән иде. Ул узган елдагы “Взлетай” беренче мәгариф форумында бирелде. Уку йортлары бәяләмәләрен төзегәндә белгечләр, мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре фикерләре исәпкә алынды.
Владимир Путин указы белән булдырылган “Мәгариф” милли проектына ярашлы белем бирү үчреждениеләре шактый алга китеш кичерә. Республиканың иң яхшы мәктәпләре проекты да - моңа ачык мисал.
Читайте нас в