Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 гыйнвар 2020, 14:30

Укытучыларга эш хакын яңача түләячәкләр

...Яңа стандартлар укытучыларга булган нагрузканы да шактый киметергә тиеш.

Русиянең Мәгариф министрлыгы укытучыларның хезмәт хакына кагылышлы төзәтмәләр әзерли дип яза “Известия”, ведомство җитәкчесе Ольга Васильевага сылтанып. Бу төзәтмәләр мәктәп укытучыларының хезмәте өчен түләүнең структурасын үзгәртәчәк.
Ольга Васильева белдерүенчә, кайсыбер төбәкләрдә укытучыларның төрле өстәмәләрсез булган реаль хезмәт хакы бик түбән, чөнки субъект һәм муниципалитетлар, ведомство киңәшләренә колак салмыйча, оклад, надбавка һәм премияләрне ничек исәпләргә икәнен үзләре хәл итә.
“Без әле укытучыларның хезмәт хакы фондының 70% гарантияләнгән рәвештә бер ставка окладларына китсен (ягъни 1 атнага - 18 дәрес) өчен көрәшәбез. Һәм калган 30% гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш. Барысы да бу “70кә 30” пропорцияне үтәми. Еш кына төбәкләрдә губернаторлар тәкъдим иткән эш хакы отчетларындагы саннар педагогларның өстәмә сәгатьләр алу исәбенә генә барлыкка килә”, - дип Васильева сүзләрен китерә “Российская газета”.
Әле Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерләнә. Алар нигезендә хезмәт хакы түләүнең бердәм моделе булдырылачак. Бу үзгәрешләр зарплаталар буенча төп гарантияләрне, шул исәпкә федераль дәрәҗәдәге укытучыларны да кертеп, билгеләргә ярдәм итәчәк.
Васильева шуны да әйтте, яңа мәктәп стандартлары укытучыларга булган нагрузканы шактый киметергә тиеш. Аның сүзләренчә, педагоглар 4 документ алып барырга тиеш: предмет буенча эш планы, календарь-тематик план, электрон журнал һәм электрон дневник.
Читайте нас: