Мәгариф, мәгърифәт
25 Декабря 2019, 08:45

Хыялдагы мәктәп!

Караидел районы Абыз авылы балалары нәкъ шундый мәктәптә укый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Караидел районы Абыз авылы балалары нәкъ шундый мәктәптә укый.
Авыл төзелгәннән бирле биредә үскән балалар, аларның әти-әниләре үзләрендә мәктәп булуын теләгәннәр. Быел 1 сентябрьдә мәктәп ачылганга кадәр абызлылар Караидел район үзәгенә йөреп укыганнар. Бу якынча дүрт чакрым ара. Ерак түгел, дисезме? Ялгышасыз! Караидел яклары калын урманлы. Анда аюлар, бүреләр, төлкеләр, кабан дуңгызлары күп. Караидел елгасы аша җылы вакытта катерга утырып чыксалар, кыш – боз өстеннән йөреп, язлы-көзле юлсыз вакытта күпме михнәтләр күргән абызлылар хәзер белем учагының шундый яхшысында укый, көнләшерлек!
Өр-яңа мәктәп – комплекс ике катлы. Кирпечтән төзелгән. Әллә каян балкып күренеп тора ул. Быел белем бәйрәмен биредә тантаналы рәвештә ачканнар. Зур шатлыкны уртаклашып килгән кунаклар–БР Мәгариф министры А.Хаҗин, Караидел район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин һәм күптән көтелгән мәктәпнең ишекләре ачылуда зур тырышлык салган башка кешеләр балалар шатлыгын уртаклашкан. Әти-әниләрнең куанычларын, кичерешләрен әйтеп кенә бетерерлек түгел иде, диләр.
Менә мәктәп дүрт ай инде гөрләп эшли. Анда 140ка якын бала укый. Алар белән 15 мөгаллим эшли.
Мондый матур мәктәпне минем дә барып күрәсем килгән иде, форсаты чыккач, эш сәфәре белән Караиделгә юлландым. Биредә безне көтеп торганнар. Район хакимияте башлыгы Илдар Вил улы Гарифуллин җитәкчелегендәге хакимият хезмәткәрләре, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Камил кызы Низаметдинова безне бик җылы каршы алды. Ә Абызга сәфәремдә мәгариф бүлеге хезмәткәре Эльза Рауфан кызы озата йөрде.
Бик кунакчыл һәм ачык күңелле кешеләр яши бу якларда. Белем учагының ишек төбендә үк каршы алган мәктәп директоры Альфрит Хәсән улы Вәгыйзов яңа белем учагы белән таныштырды. Укучылар белән дә очрашып, кәефләрен белешеп, уңышлары белән танышып киттек. Мондагы мохит яхшы укырга чакырып тора. Мәктәп бик заманча эшләнгән. Бизәлеше карашны иркәли. Уңайлыклар шәһәрләрнең иң яхшы мәктәпләрендәге кебек. Малайлар һәм кызлар өчен аерым технология бүлмәләре, кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән спорт залы, туристлар өчен җайланмалар, музыка кораллары, химия, физика һ.б. предмет кабинетлары, актлар залы, сыйныфлар, ашханә... барысы да иң заманча технологияләр буенча җиһазландырылган. Мин бүгеннән үк шул мәктәпкә укырга китәр идем, кызганыч, яшем чыккан... Их, бөтен балалар да шундый яхшы мәктәпләрдә укысын иде дигән теләкләр яңарды.
Укучылар белән аралашып алдык. Төрле милләт балалары укыган мәктәптә
“Өмет” , “Чаткылар”ны белүчеләр бар әле, шөкер. Балалар иркен аралашты. Гәзитебезгә язышырга сүз бирделәр, мөгаен, язылып та укырлар әле. Чөнки татар телле балаларга бу тансык эш хәзер, биредә БРдагы ике дәүләт телен һәм чит телләрне укыйлар.
Мәктәп комплексының бер өлешендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнә. Анда дүрт төркемгә йөрүче сабыйлар әкияти шартларда рәхәтләнеп белем, тәрбия ала, үсә, камилләшә. Без кергәндә алар кечкенә кроватьләрендә бизәкле юрганнарын ябынып мышнап, тәмле итеп йоклыйлар иде. Җылы. Чиста. Иркен. Уенчыкларның күплеге... Сюжетлы-рольле уеннарга ярашлы эшләнгән уен почмаклары, матур өстәлләр, урын-дыклар...
Һәм, мәктәптә дә, бакчада да, һәркайда Яңа ел рухы! Балалар үз куллары белән ясаган кыш бизәкләре, аларның бәйрәм алды кәефе бу ике катлы иркен бинада хакимлек итә. Укытучыларның рухы күтәренке. Алар бердәм булып мәктәп тормышын тагын да күңеллерәк итәргә тели. Мин барганда мәктәп алдында Кыш бабай белән Карсылу, әкият геройлары сыннарын боздан бик матур итеп ясап бетереп баралар иде. Зур тәҗрибәле укытучы Альфрит Хәсән улы безне ихтирам белән озатып та калды. Бик җаваплы аның эше. Комплекстагы һәр бала, һәр хезмәткәр, һәр деталь, иминлек өчен җаваплы ул. Күренеп тора, абызлылар мәктәпләрен ярата, кадерли, саклый һәм горурланалар! Яңа елны яңа мәктәптә каршы алучы абызлыларга уңышлар телибез. Туган телле, белемле, омтылышлы, кешелекле булып калыгыз, дуслар!
Алсу Төхвәтуллина- Хәбирова.
Автор фотолары.
Читайте нас