Мәгариф, мәгърифәт
21 Декабря 2019, 13:25

Мәгарифкә яңарыш кертүчеләр

Республиканың Мәгарифне үстерү институтында “Мәгарифтә инновацион практикалар фестивале” үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың Мәгарифне үстерү институтында “Мәгарифтә инновацион практикалар фестивале” үтте.

Әлеге чараның төп максаты — инновацион педагогик тәҗрибәне тарату, педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү иде. 19 декабрь көнне, республика укытучылары үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Чыгыш ясаучыларга яңача эш алымнарын киң җәмагатчелеккә җиткерү мөмкинлеге бирелде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнде.

Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән Насыйрова, Лилия Фәткуллина һәм Лилия Сәфәрова “И туган тел” электрон гәзите эшчәнлеге, аның эчтәлеге һәм тематик юнәлешләре белән таныштырдылар. Бу проект "Белем бирү оешмаларында иртә һөнәри ориентация һәм һөнәри әзерлек" номинациясендә 2 урынга лаек булды. Әйткәндәй, “И туган тел” гәзитенең басма варианты, гимназиядә 2001 елдан алып чыга. Гәзит эшчәнлегендә катнашкан укучылар, республика басмалары “Әллүки” журналы, “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә дә актив катнаша. Аларның кайберләре, мәктәпне тәмамлаганнан соң да тормыш юлларын журналист һөнәре белән бәйләделәр.

Тәҗрибәле укытучыларыбызны, бу уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
Читайте нас