Республикабызда бөек шәхес, халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үткәрелде.
Әлеге чараларда Уфа шәһәренең 65 санлы татар гимназиясе дә бик актив катнашты. 18 декабрьдә ел буена барган әдәби һәм мәдәни чараларга нәтиҗә ясау уңаеннан, Мостай Кәримгә арналган зур әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичәнең әдәби өлешендә, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына байкау ясалды. “Илһам” шигырь конкурсының район һәм шәһәр бәйгеләрендә җиңүче укучылар: Рыгалова Әлина, Садыйкова Сәфия, Мәхмутов Җәлил, Латыйпова Регина, Хазимуллин Илмир, Калимуллин Илдан бөек әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Башкортстанның атказанган артистлары Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар җитәкләгән “Өмет” балалар театр студиясе, Мостай Кәримнең “Өченче көн тоташ кар ява” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу бик үзенчәлекле тамашада, 3 сыйныф укучылары актив катнашты. Әдипнең шигырен сәхнәләштереп, тамаша кылган вакытта, “Ләйсән” җыр вокал ансамбле (Җитәкчесе- Бариева Чулпан Мидхәт кызы) музыкаль яктан һәм җырлар белән бизәде. Йомгаклау чарасы барышында, әдипнең иҗатына багышланган инша һәм шигырь бәйгеләрендәге җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу әдәби- музыкаль чара, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелде.